Яшел Үзән

Көзге юл хәтәр «Җәяүле, юлны тиешле урыннан чык!»

Юллардагы транспорт фаҗигаләре хәзер заман афәтенә әйләнеп килә. Кайвакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре ДТПларны теркәп өлгерә алмый. Сәбәпләре төрле әлбәттә, әмма аны кулланышта автомобильләр артуга сылтаучылар күп. Әмма машина йөртүчеләрнең үз гаебе, юл билгеләрен санга сукмавы, йә булмаса, руль артына салмыш баштан утыруы, кагыйдә үтәмәве аркасында чыккан фаҗигаләр еш очрый. Җәяүлеләрнең дә...


Юллардагы транспорт фаҗигаләре хәзер заман афәтенә әйләнеп килә. Кайвакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре ДТПларны теркәп өлгерә алмый. Сәбәпләре төрле әлбәттә, әмма аны кулланышта автомобильләр артуга сылтаучылар күп. Әмма машина йөртүчеләрнең үз гаебе, юл билгеләрен санга сукмавы, йә булмаса, руль артына салмыш баштан утыруы, кагыйдә үтәмәве аркасында чыккан фаҗигаләр еш очрый.


Җәяүлеләрнең дә гаебе юк түгел. Җәяүлеләргә бәйле юл фаҗигаләрен киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасында һәм шулай ук Россия төбәкләрендә 20 октябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр «Җәяүле, юлны тиешле урыннан чык!» социаль кампаниясе игълан ителгән. Аның көзге-кышкы чорда уздырылуы юкка түгел. Бу вакытта җәяүлеләргә бәйле юл һәлакәтләре сизелерлек арта. Оешмаларда һәм учреждениеләрдә бу борчулы темага багышлап лекцияләр һәм инструктажлар уздырыла, җәяүлеләргә төнгә каршы яктылык биреп торучы элементлар белән киемнәр (яисә браслетлар) киеп йөрергә тәкъдим ителә. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиев журналистлар белән очрашты.
Сүз кырыс статистикадан башланды. Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында 1301 ДТП теркәлгән. Шушы фаҗигаләрдә 136 кешенең гомере өзелгән, 1238е җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл чыга торган урыннарда 322 очрак булып, 21 кеше үлгән, 322се җәрәхәтләнгән.
Р.Галиев сүзләренә караганда, җәяүлеләр бигрәк тә көзге-кышкы вакытта зыян күрә. ДТПларның сезонга карап артуы җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән дә зур игътибарлылык таләп итә. Юл шартларына ваемсыз караш фаҗига чыгуга китерә.
Кагыйдә буларак, бәла-каза юлга кар ятканчы чыга. Мәсәлән, 2011 елның гыйнварында машина бәрдереп, 8 кешенең гомере өзелгән, 11е җәрәхәт алган. Ә шул елның октябрендә, ДТП чыгудан, 46 җәяүленең гомере өзелеп, 208енең сәламәтлегенә зыян килгән.
ЮХИДИ җитәкчесе сүзләренә караганда, җәяүлеләрнең күбесе машина астына тиешсез урыннан, ягъни билгеләнмәгән урыннан юл чыгып эләгә. 2011 елда, мәсәлән, республикада 1932 очрак чыгып, 233 кешенең гомере өзелгән, 1786сы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар ителгән. Быел Яшел Үзәндә мондый ДТПлар 48 булып, 7 кеше юл корбаны булган, 44е җәрәхәтләнгән.
Көзге-кышкы чорда көннәр нык кыскарудан караңгы тиз төшә һәм күз күреме сизелерлек начарая. Мондый вакытта игътибарсыз җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юл билгеләрен күрмичә калырга мөмкин, әмма юл хаталарны гафу итми.
«Балаларга - автокресло!»
Брифингта 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр тагын бер социаль кампания - «Балаларга - автокресло!» акциясе уздырылу турында да әйтелде. Бу акция махсус җайланманы популярлаштыру һәм балалар хокукын яклау максатын өстен куя.
- Балаларның үзен-үзе саклау инстинкты юк дәрәҗәсендә. Әгәр алар юл һәлакәте корбаны булган икән, монда бары өлкәннәр гаепле, - дип сөйли Рәүф Галиев. - 2011 елда гына да Россиядә барлыгы 893 бала юл корбаны булган. Ә Татарстанда бу сан 23кә тигезләшә. Быел исә, Россиядә 700 баланың гомере юлда өзелсә, безнең республикада - 20, шуларның 13е пассажир халәтендә булган. Алты очрагында балалар махсус креслода булмаган. Автомобиль куркыныч транспорт чарасы булганга күрә, балаларны аннан саклау ата-аналарның гына түгел, ә җәмгыятьнең дә бурычы булып тора.
Автомобильләрдә, өлкән пассажирларга караганда, балалар күбрәк зыян күрә. Шул ук вакытта бер генә автомобиль дә балаларны саклый ала торган җайланма белән җайланмаган. Шуңа күрә автомобильләрдә балаларны креслосыз йөртергә ярамый.
РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Шундый ук штраф каешы эләктерелмәгән пассажирларга һәм автомобиль йөртүчеләргә дә салына.
Автокресло кулланмаган ата-ана иң җавапсыз һәм ваемсызлар исәбендә тора. Андый җайланманы бала туу белән сатып алырга кирәк. Ул уенчыкка караганда да мөһимрәк. Ата-ана баланы бала тудыру йортыннан ук автокреслода алып кайтырга тиеш. Таксида, дусларың машинасында, туристик сәяхәттә - һәрвакыт, бары автокреслода.
Креслоң юк икән, юлга чыгып та торма.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: