Яшел Үзән

Көзге ярминкәләр Яшел Үзәндә кайчан башлана?

​​​​​​​ Яшел Үзәндә 1 октябрьдә  традицион көзге ярминкәләр башлана. Бу турыда ЯҮМР  башкарма комитетының  карары чыкты.

Ярминкә  мәйданнары итеп  “Табигать байлыклары”   колхоз базары (Карл Маркс урамы, 39нчы йорт) билгеләнде.  Шулай ук “Сәүдә йорты” сәүдә комплексында да (Комаров урамы, 21а)  сәүдә рәтләре оештырылачак. Сәүдә биредә 9дан 17 сәгатькә кадәр  барачак.  Мәйданнарда барлыгы 40 сәүдә ноктасы  урнашыр дип планлаштырыла.

Шунысын билгеләргә кирәк, хәзер ярминкә мәйданнарында  сәүдә урыны  алу өчен килешүләр төзелә.  Яшел Үзәндә сезонлы ярминкә 1 декабрьгә кадәр барачак.

 

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

 Фото https://tvoy-bor.ru/news/city/2017/09/14/201460.html?a=page&p=%2Fnews%2Fcity%2F2017%2F09%2F14%2F201460

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: