Яшел Үзән

Кызыклы очрашулар

Кызык, катлаулы вакыйгаларга бик бай кешенең тормыш юлы. Шул вакыйгаларның берсенә тукталып китәсем килә.

1964 елда, Грузиядә хезмәт иткәндә, мине Азербайҗанның элеккеге башкаласы Кировабад шәһәренә запастагы офицерлар хәзерләү курсына укырга җибәрделәр. Ул шәһәр хәзер Гянджа дип атала, элек тә шулай булган. Бу атама Гянджа елгасы исеменнән алынган, ул шәһәрне икегә бүлә.
Курска килгән көнне үк үземнең элеккеге дусларымны очраттым. Без Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә сержантлар мәктәбен тәмамладык. Бер үк отделениедән Даниил Миронов, безнең взводтан татар егете Риф Хөсәенов иделәр. Командировочныйлар әле штабка тапшырылмаган, без шәһәр карарга чыктык. Кире частька кайтырга чыккач, мин азербайҗан кешесеннән татарча (аңлашып була) газета киоскы еракмы дип сорадым. Ул миннән син Казан татарымы дип сорады да, бездә татар хатыны яши дип, «Әнисә!», «Әнисә!» диеп, кычкыра-кычкыра йортына кереп китте. Озак та үтмәде, капкадан мөлаем гына татар хатыны чыкты һәм үзенең Әнисә исемле булуын, Мөслим районында тууын әйтте. Кияүдә азербайҗан кешесендә, инде 18 ел биредә яшәвен безгә аңлатты. Кировабадта бик зур текстиль комбинаты төзелгән вакытта Әнисә апа набор белән килгән булган. Безне җимешләр белән сыйлады.
Ике-өч көн узды микән, мин, спорт залны бикләп калу сәбәпле, стройдан соңга калдым. Казармадан ерак та түгел солдат ашханәсенә юнәлдем. Ашханә алдында кечерәк буйлы старшина тора, мине чакыра: «Иди сюда, сержант!» - ди. «Сам подойди», - дим аңа, чөнки без бүтән частьтан, аңа буйсынмыйбыз. Ул миңа татарча эндәште:
«Син Татарстаннанмы, Акъегеттәнме? - ди: «Әйе», - дим мин шатланып. Ул минем бертуган абыйларымны белгән, аларга охшаткан мине. Үзенең Татар Танаеннан булуын, исеме Илдус икәнен әйтте. Ул миңа үзенең батареясында бик оста баянда уйнаучы татар егете барлыгын әйтте. Мин ул баянчы егетне шул ук көнне таптым. Ул Котдүс Хөснуллин булып чыкты. Котдүс Кировабадта әнисе белән бертуган апасының кызы барлыгын, кияүдә, азербайҗан кешесенә чыгу сәбәпле, фамилиясе үзгәрүен, өч ай эзләсә дә, таба алмавын әйтте.
«Әнисәме?» - дип сорадым мин. «Әйе», - ди, Котдүс шатланып. Шул ук сәгатьтә без Әнисә апаларга юнәлдек. Безне частьтан Илдус алып чыкты. Очрашты туганнар. Кочышу, елаш һ.б. хәзер дә күз алдында. Безне кичкә чәйгә дә чакырдылар.
Шул кичне безне Илдус тагын частьтан алып чыкты. (Хезмәт иткән кешеләр шикләнеп калмагыз, нарядка бары дневальный булып кына, занятиеләр беткәч, бездә иркен иде, сорасаң да җибәрәләр иде). Узган көзне генә Илдусның Ярос­лавль шәһәрендә яшәвен белдем. Фамилиясен дә әйттеләр - Гатауллин.
Котдүс Хөснуллинга килсәк, ул талантлы фольклорчы булды, композитор. Алдан ул - музыка училищесын, соңрак Казан дәүләт консерваториясен тәмамлады.
1984 елдан пенсиягә чыкканчы Татар дәүләт фольклор үзәген җитәкли.
2001 елда Котдүснең «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» китабы дөнья күрә. Шактыеның ноталары да бар. Ул китапны (бик матур, якын сүзләр язылган) миңа да бүләк итте. Улы Марат та композитор, бик матур көйләр авторы. Котдүс һәм аның гаиләсе белән хәзерге көндә дә нык элемтәдә торабыз.
Роберт Тимершин,өлкән лейтенант.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: