Яшел Үзән

Кыздырылган 6 тырнак сарымсак ашагыз

Сарымсак - планетабызда иң файдалы продуктларның берсе! Дөньяда күпчелек халыкның чи сарымсакны югары һәм түбән кан басымын, холестеринны контрольдә тоту, йөрәк-ишемия авыруына каршы көрәшү, инфаркттан һәм атеросклероздан саклану максатыннан куллануын барыбыз да белә.

Сарымсак - ангиотензин гормоны барлыкка килүен кисәтә һәм кан тамырларын киеренкелектән саклый. Ул бик көчле үсемлек. 6 тырнак кыздырылган сарымсак ашагыз һәм 24 сәгать дәвамында организмыгызда түбәндәге процессларны күзәтергә мөмкин:
1нче сәгать: сарымсак ашказанында эшкәртелә һәм гәүдә өчен азыкка әверелә.
2-4 сәгать: сарымсак организмга ирекле радикаллар һәм булган рак күзәнәкләре белән көрәшергә ярдәм итә.
4-6 сәгать: метаболизм сарымсакның өстенлеген аңлап, артык сыеклыкны организмнан чыгару процессын активлаштыра һәм тупланган майны яндыра.
6-7 сәгать: сарымсакның файдалы сыйфатлары канга кушылып, организмда үзенең антибактериаль йогынтысын башлый.
8-10 сәгать: бу вакытта туклыклы матдәләр инде күзәнәк дәрәҗәсендә мөһим роль уйный һәм сарымсак сезнең тәнне әчүдән саклый.
10-24 сәгать: эшкәртелгәннән соң, сарымсак сезнең организмны тирән чистарту процессын башлый:
  • канда холестерин микъдарын көйли;
  • артерияләрне чистартып, организмны йөрәк-кан тамырлары авыруыннан саклый;
  • кан басымын көйли;
  • организмның табигый саклану сыйфатын көчәйтә һәм иммун сис­темасын ныгыта;
  • сарымсак авыр металларның организмга эләгүеннән саклый;
  • сөякләрне ныгыта;
  • арыганлыкны бетерергә ярдәм итә;
  • спорт нәтиҗәләрен яхшырта;
  • күзәнәкләр эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: