Яшел Үзән

Кыш бабай балалар янында кунакта

«Полицейский Кыш Бабай» акциясе кысасында Карамалы Тау полиция бүлегенең участок уполномоченные Фирнат Борһанов агымдагы елның 18 гыйнвары төнендә үзе коткарган 10 яшьлек Егор янында кунакта булды.

Исегезгә төшерсәк, 2016 ел башында кич белән Борһанов Шырдан станциясе районындагы тимер юлда адашып йөрүче бер бала турында хәбәр ала. Ул шунда ук Чувашиянең линия бүлеге хезмәткәре Евгений Андреев һәм тимер юл хезмәткәре белән берлектә машинист күргән малайны эзләргә чыга. Эзләүгә көчле буран комачауласа да, полицейскийлар тимер юл тармагы янындагы бөтен бакчачылык җәмгыятьләрен, эзләнүче малай алай-болай җылынырга кермәдеме икән дип, тикшерергә тотына. Шулай булып чыга да. Малайны алар бер өй янында аңсыз хәлдә табып алалар. Полицейскийлар аны үзләренең киемнәренә төреп, беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә илтә. Баланың кул-аяклары бик нык өшегән булып чыга. Әмма беренче ярдәм вакытында күрсәтелү сәбәпле, ул озакламый терелә дә башлый. Ачыкланганча, бу малай Албаба станциясе янында яшәгән әбисенә кунакка дип шәһәрдән кич белән чыгып китә. Электричкага соңга калуы сәбәпле, ул юлын җәяүләп дәвам итә... Әгәр дә аны күрүчеләр һәм эзләргә чыгучылар булмаса, малайны коткарып булмас иде.
Шул вакыйгадан соң бер ел узгач, Кыш Бабай, Кар Кызы белән берлектә участок инспекторы Егор янына кунакка килде. Участковый Егорга һәм аның ике туганына татлы бүләкләр тапшырды, аның укуы белән кызыксынды. Шул ук көнне Фирнат Борһанов әкият персонажлары, ПДН инспекторлары белән бергә бүләкләрне һәм уенчыкларны күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук «Гнездышко» социаль приютыннан дәваханәгә эләккән балаларга да барып тапшырды. Акция көннәрендә Кыш бабай 200 дән артык бала янында кунакта булырга җыена.
Лилиана Куликова.
PS: Быел Эчке эшләр министрлыгының «Полицейский Кыш Бабай» акциясе 19 декабрьдә старт алды. Беренче тапкыр ул 10 ел элек булып, Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка регионнары да күтәреп алган иде. 2011 елдан бирле «Полицейский Кыш бабай» акциясе Бөтенроссия дәрәҗәсен алып, авыр хәлдә калган балаларга бүләк өләшү традиция­гә кертелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    96
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    54
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    69
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 14:05
    Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.
    21
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 12:52
    Утырып уйлар уйладым... Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
    28
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 11:21
    Иң гади һәм ачык сайлаулар Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.
    22
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 09:59
    Сәламәтлек әлифбасы Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?
    43
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 21:10
    Рентген тикшерүләрен кайда узарга була? Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика поликлиникасында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябылды.
    46
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    201
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    199
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 13:40
    Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
    78
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:30
    Мәктәптә укучылар сугыша Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.
    148
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 09:44
    Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!
    137
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез!
    Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    79
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.