Яшел Үзән

Кырлай да аларны җырлап каршы алган

Май аеның бик матур кояшлы бер көнендә Яшел Үзән мөслимәләре татар халкының бөек һәм яраткан шагыйре Габдулла Тукай эзләре буйлап, аның туган ягы Кырлайда кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядә булып кайтты.

Шагыйрьнең 130 еллык юбилее аларга сәфәргә чыгарга этәргеч булды. Алдан сөйләштеләр, киңәшләштеләр һәм мәдрәсәдә мөгаллимәләре Вафилә ханым Хикмәтуллина оештыруында юлга да чык­тылар. Шәһәр мөслимәләренең истәлекле урыннар буйлап мондый сәфәргә беренче генә чыгулары түгел. Чит илләр, чит җирләр бер кырыйда торсын, респуб­ликабызда да истәлекле һәм карап туйгысыз урыннар күп ләбаса. Ә Кырлайга да аларның барганы бар иде инде. Шулай да, бу юлы да бик теләп бардылар. Һәм юкка булмаган икән. Үзгәрешләр бик күп диделәр күреп кайткач алар шаккатып.
Сәфәр булгач, аның өчен иң мөһиме - транспорт мәсьәләсен хәл итү. Бу юлы Вафилә ханым турыдан-туры район башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп ялгышмады. Транспорт табып бирүдә аларга Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова булышты. Нәтиҗәдә уңайлы зур автобус бирелеп, ягулык белән эшмәкәр Раил Вафин ярдәм итте. Шуңа да инде озын юллары да җиңел генә узып китте. Мөслимәләрнең шушы сәфәрне оештыруга ярдәм кулы сузучыларга рәхмәте чиксез бүген. Аларны алар догадан калдырмый. Автобуста барганда да алар вакытны юкка уздырмаган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 44нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: