Яшел Үзән

Кыңгыр эш өчен атна саен 25 мең сум акча килеп торган

Әле шушы көннәрдә генә Яшел Үзән прокуратурасы 38 яшьлек Сергей Романовка (суд карары чыгарылмагач исем-фамилиясе үзгәртеп бирелә) гаепләү чыгарып, материалларны судка тапшырган.

Кыңгыр гамәлләр наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле булган.
- Тикшерүләр күрсәтүенчә, Романов һәм тагын билгесез бер зат агымдагы елның җәендә Яшел Үзәндә наркотик матдә кулланучыларны тәэмин итеп тору бизнесын җәелдерү максатыннан чыгып, интернет аша эш иткән, - дип аңлата бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев. - Ул алдан сөйләшеп, үзенә таныш булган чыганактан билгесез зат аша наркотик матдә кайтартып, өендә саклаган. Сату өчен уңайлы итеп бүлеп төргән һәм тайникларга урнаштырган. Ә арадашчысы бу тайникларның адресын кулланучыларга интернет челтәре аша җиткереп, аның өчен түләүне Киви терминалыннан алган. Болар өчен Романовка атна саен 25 мең сум акча килеп торган. Алар шулай итеп аны системага салып яшерен эш иткән.
Шушы җинаятьчел төркемнең кыек гамәлләре беленгәнче Яшел Үзән территориясендә синтетик наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле байтак кына авыр һәм бик авыр җинаятьләр кылына. Оператив-эзләү чаралары үткәрелгән вакытта Романовның өендә 172,57 грамм авырлыгында наркотик һәм аның кулланучылар өчен сатуга әзерләнгән тайнигында наркотиклы ике полимер төргәк табып алына.
Әгәр дә хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу җинаятьчел төркемнең эзенә төшмәсә, тагын да авыррак җинаятьләр кылыныр иде. Ә кыңгыр эшнең беленмичә калганы да юк.
Тоткарланып кулга алынган Романов гаебен өлешчә таный. Әмма ничек кенә булмасын, суд үз карарын чыгармый һәм гаепләнүче тиешле җәзасын алмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: