Яшел Үзән

Кулларны өскә күтәрегез

Аска салынып тору – кеше куллары өчен табигый халәт. Физиотерапевтлар фикеренчә, көн дәвамында аларны өскә күтәргәләү бик тә файдалы.

Беренчедән, куллар өстә булганда, ашказаны-эчәклек тракты бормалылыгы кими һәм азык яхшырак уза. Шул рәвешле черү, әчү һәм дисбактериоз профилактикасы башкарыла. 
Икенчедән, кулларны өскә күтәреп, аларның шәлперәюенә киртә куясыз. Шәлперәйгән куллар умырт ка баганасына зыян сала, аның нәтиҗәсендә, остеохондроз һәм башка авырулар үсеш ала. Кулларны күтәреп, сез умыртка баганасына тартылырга мөмкинлек бирәсез һәм сыгылмалылыгыгызны арттырасыз.
Өченчедән, яшь барган саен күкрәк һәм корсак куышлыгындагы органнар төшә, үзләренең табигый урыннарыннан авыша. Мәсәлән, «яткан» йөрәк термины бар. Бу башка органнарга да кагыла. Кулларны өскә күтәргәндә, сез эчке органнарны да күтәртәсез. Моннан тыш, органнар төшкәндә, эч салына, пресс йомшара. Кулларны күтәреп, сез корсак мускулларын ныгытасыз.
Дүртенчедән, кулларны ашагач кына түгел, эчкәннән соң да күтәрү яхшы. Бу очракта, су организмда тоткарланмаячак. Ул, эчке стеналарына ябышкан шлакларны юып, тиз генә эчәклек аркылы узачак. Ашар алдыннан 20-30 минут кала 1-1,5 стакан гади су эчегез һәм кулларыгызны күтәрегез. Бу, бигрәк тә, эч катудан интегүчеләргә файдалы.
Кулларны параллель яки «йозак» ясап күтәрегез һәм алар артыннан өскә таба тартылыгыз, шулай бераз йөрегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: