Яшел Үзән

Кәстрүл кыйссасы

Хәзер сәүдә нокталарыннан әйберне бик карап һәм тикшереп алсаң да сыйфатсызына эләгүең тиз.

Менә шулай Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым базардагы сәүдә ноктасыннан үзенә чуен кәстрүл сатып алып мәшәкатькә юлыга. Кәстрүл бер пешерүгә дә чыдамый.
550 сумга сатып алган бер литрлы чуен кәстрүлдә хуҗабикә башта ботка пешерә. Кәстрүлне юган вакытта караса, төбендә барлыкка килгән эзләргә аптырап кала. Шулай да ул кәстрүлдә яшелчәдән рагу пешереп сынап карарга була. Кая ул юкка чыгу, киресенчә, барлыкка килгән эзләр арта гына. Болардан соң хуҗабикәгә сатучыга мөрәҗәгать итәргә генә кала. Әмма шәхси эшмәкәрдә бу товарга кагылышлы бернинди дә мәгълүмат табылмый һәм ул товарны кире алудан баш тарта.
Кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны көйләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә. Анда аңа сатып алу-сату килешүен юкка чыгару һәм дефектлы товарга экспертиза ясату, аңа түләү кагыйдәләрен аңлаталар. Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәргә кәстрүл өчен түләнгән акчаны кулланучыга кире кайтарып бирергә генә кала.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: