Яшел Үзән

Көрәштә Күгәй егетләре алдырды

Күгәй халкы эштә дә, башкада да өлгер. Язгы чәчүне төгәлләүгә көрәш бәйрәме оештырып кинәнделәр анда. Узган шимбә көнне 16 яшьлек яшүсмерләр һәм кечерәк яшьтәге малайлар, авыл уртасындагы олы мәйданда җыелып, бил алышты. Апас, Биектау, Кайбыч районнарыннан, Яшел Үзәннән һәм Күгәй, Татар Танае, Түбән Урысбага авылларыннан, Осиново бистәсеннән килгән җәмгысы 80...

Күгәй халкы эштә дә, башкада да өлгер. Язгы чәчүне төгәлләүгә көрәш бәйрәме оештырып кинәнделәр анда. Узган шимбә көнне 16 яшьлек яшүсмерләр һәм кечерәк яшьтәге малайлар, авыл уртасындагы олы мәйданда җыелып, бил алышты. Апас, Биектау, Кайбыч районнарыннан, Яшел Үзәннән һәм Күгәй, Татар Танае, Түбән Урысбага авылларыннан, Осиново бистәсеннән килгән җәмгысы 80 көрәш яратучы катнашты ярышта. Чын-чынлап татар милли көрәше спортының тантанасы булды ул көч сынашуы.
Спорт ярышларын һәркем дә ярата. Күгәйлеләр дә ким куймый. Ә инде татарча бил алышу дигәндә... Бу турыда без, шул авыл кешесенең үзеннән белү нияте белән, көрәш карарга килгән Наил абый Гаффаровка мөрәжәгать иттек.
- Дәрманлы егетләрне яратам мин. Көрәштә күренә бит алар, шуңа килдем монда. Әмма кеше булсыннар, гадел тартышсалар, каравы да күңелле, - диде ул.
Тамашачы белән танышуны дәвам итмәкче идек тә, кисәк кенә халык дәррәү кубып:
- Рәмзис! Рәмзис! Рәмзис! - дип бердәм оран салды.
Келәмгә Күгәй егете Рәмзис Заһидуллин чыккан иде. Бөтенесе күзен көрәшчеләргә төбәде. Егетләр тиз-тиз тартыша башлады. Беренче очконы Рәмзиснең көндәше алып өлгерде. Бераздан Күгәй егете исәпне тигезли алды, әмма көндәше хәлле булып чыкты: исәпне 3:1 җиткерде. Рәмзис шулай да, байтак кына тырыша торгач, өчкә-өч итә алды исәпне. Инде кем җиңәр? Шуңа өстәп, хөкемдар, утыз секунд вакытыгыз калды, дип игълан итте. Мәйдан бердән тынып калды. Заһидуллин шунда, үртәлгәндәй, кызып китте: көндәшен җитез генә күтәреп аркасына салды. Чиста җиңү!
Көрәшчеләр келәмнән торганчы, халык бердәм кубып шатлануын белдерде.
- Рәмзис, афәрин! Ур-ра! - дигән куанычлы сүзләр байтак яңгырап торды мәйданда.
Әйе, бу ярышта Күгәй егете Рәмзис Заһидуллин күтәрелде. Ул һәр алышуда чиста җиңү күрсәтте. Чиксез сөендерде Рәмзис авылдашларын. Әмма күгәйлеләрнең җир җимертеп бии-бии куанасы алда булган икән әле. Ә хәзер без ярыш башына әйләнеп кайтыйк әле. Авыл халкына бу бәйрәмне кем оештырды икән соң?
Биредә Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинованың ярышны ачу тантанасында әйткән сүзләрен китерү урынлы булыр:
- Бүгенге көрәш гади спорт ярышы гына түгел, ә биредә күп еллар хуҗалыкны җитәкләгән Галим Гайнуллинны искә алу, аның якты истәлегенә багышлана ул. Галим абый үзе спортчы булмаса да, йөрәге белән көрәшче иде ул. Хуҗалык өчен, авыл халкы яхшы яшәсен дип тырышты ул! Хөрмәтле якташыбызны истә тотып үткәрелә торган бу чара Әнвәр Миңнуллин, Рушан Фәсхетдинов, Рафис Зәләлиев, Марсель Мингалиевның иганә ярдәменә таянып оештырылды. Шулай ук, «Наско» иминият ширкәте дә зур өлеш кертте бу эшкә.Без аларга олы рәхмәтебезне җиткерик, җәмәгать!
Әлбәттә, менә шуларның ярдәмен юллап алган һәм спорт бәйрәмен оештырып армый-талмый чапкан Алмаз Шәйхенуровка һәм Фәния ханымның үзенә дә авыл халкы рәхмәтле булырга тиеш.
Әйе, бу чара татар милли көрәш буенча ярыш дип аталса да, күңелләрне күтәрә торган бәйрәм дә иде. Ачылыш тантанасында ук күренде аның җитдилеге. Күгәй җыенына килгән кунаклары гына кемнәр диген! Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның: «Туган ягым һавасында гүя дару бар!..» - дип башлаган шигъри чыгышы үзе ни тора! Аның бөтен авылга яңгыраган көчле тавышын тагын кайда ишетер идең әле?
Йә булмаса, үз вакытында бик күп сабантуйларда батыр калып дан казанган өлкән буын көрәшчеләре Динар Хәлилов, Мансур Сәлахов, Равил Хәйруллин белән күрешеп сөйләшү дә һәркемгә тәтеми бит әле. Әйтергә кирәк, Равил Хәйруллин әфәнде дәрәҗәле җитәкче дә. Татар милли көрәш федерациясенең башкарма директоры ул.
- Яшел Үзән районында татар милли көрәше күтәрелә башлаган икән. Без шуны үз күзебез белән күрергә килдек, - дип белдерде ул, тантанада ясаган чыгышында.
Милли көрәш данын югары тоту өчен ифрат тырышлык куйган укытучылар һәм тренерларның тырышлыгы Казанга ук барып ишетелгән бит менә. Чыннан да, районның Идел аръягында быел ике авыл үткәргән иде инде мондый көрәш җыенын. Бусы өченчесе. Түбән Урысбагадан эстафетаны Күгәй авылы алды. Әллә май аеның җылы көне туры килүе шулай тәэсир итте: биредәгесе бигрәк тә бәйрәмчә үтте. Балалар да ишле иде анда. Әниләре яки әбиләре алып килгән инде аларны мәйданга. Иркенгә чыккач тотып тыям димә инде аларны! Балалар узыша-узыша йөгерделәр, турникка менеп атынып та карадылар, бизәлгән атның матур арбасына төялеп мәйдан да әйләнделәр... Хатын-кызлар күңелле чыр-чу килгән нарасыйларын карасалар, ирләрнең игътибары мәйданда булды. Аннан аерылып буламы соң? Көрәш яратучы малайлар җан-фәрманга бил алыша бит анда. Бөтен көчен, бөтен осталыгын куеп көрәшүе битендә дә чагыла яшь көрәшченең. Тамашачы да үзенчә көч бирмәкче:
- Җәһәтрәк, әйдә! Билеңне бирмә! Күтәр-р!..
Билгеле, озак кына тартышучылар да, көндәшләрен оста гына алып аркасына салучылар да булды. Менә Апас районыннан Азамат Мөхәммәтшин ялтырап алды. Сүз дә юк, остарган кунак егете, аның көрәшүен бөтенесе дә яратып карады. Хәер, тамашачының мактау белдергән алкышлары байтагына тәтеде. Әйтик, Түбән Урысбага авылыннан килгән өч бертуган Хәйруллиннар - Сәет, Муса һәм Расил - оста көрәшеп сөендерде халыкны. Әтиләре Рафил Хәйруллин өч малаен да шулай махсус спорт белән шөгыльләндерә икән. Шуның өчен генә дә мактауга лаек ул гаилә.
Кызык, мәйданга халык өстәлә торды, китүче булмады кебек. Югыйсә, ярышта катнашучылар күп булгач, көрәш шактый гына озакка сузылды. Сабыр иткән, морадына җиткән дигәндәй, соңгы көрәшне караучылар отты. Күгәйлеләр өчен чын-чынлап бүләк кебек килеп чыкты ул. Финал көрәшләре башлангач, мәйданга тәкә алып килделәр. Абсолют батырга тәкә биреләсе икән. Һәм аның өчен Күгәй егете Әсхәт Шаһиев көрәшәчәк! Мәйданда кие­ренке тынлык урнашты. Дулкынланмый мөмкин түгел: сиксән биш килограммлы Әсхәткә йөз дә унбиш килограммлы Апас егете чыга бит. Аерма зур, татар көрәшендә авырлык бик тә әһәмиятле. Кунак егете яхшы аңлый, әлбәттә, үзенең өстенлеген. Шуңа күрә ул үзен бик тыныч тотты. Әллә шул харап итте аны, әллә соң Әсхәткә туган авылы һавасы ярдәм итте: тотты да салды бит сыртына пәһлеванны егетебез! Чис­та җиңү! Кеше баштарак, үзенә үзе ышанмагандай, аптырап та торды бугай. Ә инде хөкемдар җиңүче дип Әсхәт Шаһиевның кулын күтәргәч, мәйдан шартлагандай күтәрелде. Батырны шундук чолгап алып, һавага чөйделәр, якын килә алмаганы котлап аның исемен кычкырды, кайберләре бии- бии җырларга кереште... Мөгаен, Күгәй халкының чын сабантуенда да болай куанганы юктыр.
Бәйрәм ахырында җи­ңү­челәргә, тантаналы төс­­тә, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Йомгаклау сүзләреннән татар милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинныкы аеруча истә калырлык яңгырады.
- Алдан ярышны тәртипле алып барган хөкемдарлар: Илдус Рәхимов, Ирек Зәйнуллин һәм Фаил Габдрахмановка барыбыз исеменнән рәхмәтебезне әйтим. Ярышны кызыксынып карадым. Биредә чынлап та татар көрәшенең киләчәге бар икән, үз күзем белән күрдем. Аны тагын да үстерүдә без дә булышырбыз, әлбәттә, -дип ышандырды җитәкче.
Ильяс Салихҗан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 февраля 2018 в 11:10
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    3
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 08:12
    Рөстәм Миңнеханов: «Проблемаларны яшереп калырга ярамый» Бу атнада Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советының берләшкән утыз өченче сессиясендә катнашты. Ә аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.
    15
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    132
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    62
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    77
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 14:05
    Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.
    27
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 12:52
    Утырып уйлар уйладым... Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
    32
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 11:21
    Иң гади һәм ачык сайлаулар Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.
    24
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 09:59
    Сәламәтлек әлифбасы Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?
    49
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 21:10
    Рентген тикшерүләрен кайда узарга була? Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика поликлиникасында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябылды.
    48
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    211
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    208
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 13:40
    Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
    83
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез!
    Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    80
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.