Яшел Үзән

Күрмичә дә калганнар

Шәһәрдә зур сәүдә челтәрләре күп булып, андагы залларда сатып алучыларны камералар да күзәтеп тора. Шуңа карамастан, камераларга һәм сатучыларга күрсәтмичә товар урлап чыгучылар да арта. Остара халык.

Менә узган атнада Төзүчеләр проспектындагы сәүдә ноктасыннан берәү кичке сигезләр тирәсендә 6 шешә спиртлы эчемлек урлап чыга алган. Алар арасында вермут, виски, коньяк, аракы, ром бар. Ничек тәвәкәлләгән, гаҗәпкә каласың.
Фото: yandex.ru/images

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: