Яшел Үзән

Күренекле якташыбыз Афзал Шамов истәлегенә багышлана

2016 нчы елның 4 мартында якташыбыз, тәрҗемәче, журналист, проза әсәрләре авторы буларак танылган татар язучысы Афзал Шамовның тууына 115 ел була.

Аның "Рәүфә" ,"Бер мәхәббәт турында" повестьләре , " Госпитальдә", "Ата йөрәге", "Маннур бабай" хикәяләре һәм башка әсәрләре иң уңышлы дип санала.

Бөек Ватан сугышы елларында А. Шамов фронт очеркларын, хикәяләрен һәм публицистик мәкаләләрен иҗат итте. Ул язган хикәяләр рус, венгер, казак, чуаш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

А. Шамов - әдәби тәрҗемә остасы. Ул А. С.Пушкинның, Н.Гогольнең, Л.Толстойның һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Аның туган көненә багышлап китапханәләрдә әдәби сәгатьләр, искә алу кичәләре үткәреләчәк. Тулырак мәгълүматны сез ҮКС (ЦБС) сайтында укый аласыз: www.zelbib.narod.ru.

Татар Танае авылында, язучының туган җирендә 1 марттан алып 5 апрельгә кадәр Шамов укулары үткәрелә.

Юбилей кичәләренә Әлфия Афзал кызы Шамова һәм татар язучылары чакырыла:

- 11 мартта 10 сәгатьтә «Шамов каеннары» дип аталган чара. Ул Татар Танае авылының Үзәк урамындагы мәдәният сараенда урнашкан китапханәдә була.

- 22 мартта 11 сәгатьтә "Күренекле татар язучысы Афзал Шамов" дип аталган чара Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамындагы 46нчы йортта, шәһәр китапханәсенең 30нчы филиалында һәм А.М. Горький исемендәге МҺХИҮда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: