Яшел Үзән

Әкърам, Ева һәм Тимербулат дип исем кушканнар

Узган атнада Казанда 566 сабый - 294 малай һәм 272 кыз туу очрагы теркәлгән. Бу хакта Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары сөйли.

Идарә тармагы кызыклы фактлар да мисалга китерә. Әйтик, Казанда узган атнада туган иң җиңел бала - 840 граммлы гына булган. Ә иң авыры - төгәл 5 килограмм!

Шәһәрнең иң яшь әнисенә - 18, ә иң өлкәненә - 45 яшь. Әтиләрнең иң яшенә - 19, ә иң олысына - 50 яшь.

Атнаның иң киң таралган исемнәре - Диана, Алинә, Варвара, Мәликә, Ева, Булат, Тимофей, Кәрим, Дмитрий. Сирәк кушылган исемнәр - Серофим, Аристарх, Мариника, Тимербулат, Оливия, Ирада, Диназ һәм Әкърам.

Казанда узган атнада 198 пар өйләнешкән. Җиде көннең иң яшь кияве белән кәләшенә - 20 һәм 18 яшь, иң олыларына - 79 һәм 68 яшь.

Чыганак - интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: