Яшел Үзән

Күпсанлы сәләткә ия булган мөгаллим

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Алар арасында укыту-тәрбия белән бәйләнгәннәре аерылып тора. Укыту-тәрбия ана теленә, милләтнең рухи һәм матди өйрәтмәләренә, гореф-гадәтләренә, аның милли сыйфатларына, булачак шәхеснең эчке халәтенә нигезләнеп гамәлгә ашырылырга тиеш. Балада туган иленә, туган теленә, халкына карата мәхәббәт тәрбияләү, аның үсеш тарихын, тарихи ядкарьләрне өйрәнү һәм саклау, милли...

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Алар арасында укыту-тәрбия белән бәйләнгәннәре аерылып тора. Укыту-тәрбия ана теленә, милләтнең рухи һәм матди өйрәтмәләренә, гореф-гадәтләренә, аның милли сыйфатларына, булачак шәхеснең эчке халәтенә нигезләнеп гамәлгә ашырылырга тиеш.
Балада туган иленә, туган теленә, халкына карата мәхәббәт тәрбияләү, аның үсеш тарихын, тарихи ядкарьләрне өйрәнү һәм саклау, милли хисләрне үстерү татар мөгаллимнәренең изге бурычы булып тора. Бала җәмгыятькә файдалы булып үссен өчен, аңа уңай җирлек тудырырга кирәк. Дөрес тәрбияләгәндә генә ул шәхес буларак формалаша. Беренче чиратта, ул милли тәрбия алырга тиеш. Аның дүрт юнәлеше турында педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы А.Низамов үзенең хезмәтләрендә язып үтте: баланы җәмгыятьнең әхлак нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аңарда җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары булган гомумкешелек сыйфатларын, милли үзаң формалаштыру, аның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы. Менә шундый тәрбия алып үскән шәхесләрнең берсе - Яшел Үзән районы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нияз Мингалиев. Ул Татарстанның тау ягында, уңдырышлы кара туфраклы, илебезгә атаклы шәхесләр бүләк иткән Буа төбәгендә туып үскән. Буа шәһәренең М.Н.Вахитов исемендәге татар мәктәбендә урта белем турында өлгергәнлек таныклыгы алган (бик яхшы билгеләргә генә укыган). Төрле югары уку йортларында укыса да, үзенең тормышын уку-укыту белән бәйләгән...
Тел һәм әдәбият укытуга этәргеч булып, 90 еллардагы милли күтәрелеш, Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылуы, шул чордагы уңай вәзгыять булды. Татар теленең Дәүләт теле буларак билгеләнүе, беренче чиратта, аның Татарстанда куллану даирәсенең артуы, милли кадрларга ихтыяҗ тудырды, шул сәбәпле, элегрәк педагогика институтын тәмамлаган, үз белгечлеге белән эшләмәүчеләрнең күбесе, җиң сызганып, милли укыту-тәрбия эшенә күчте...
Н.Мингалиев ике дистә еллар элек мәктәптә «Туган тел» түгәрәге оештырган. Сәләтле балаларны туплап, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, аһәңлелеген аңлаткан, аларны иҗат эшләре белән кызыксындырган. Укучылар иҗат иткән мәкаләләрне, шигырьләрне бергә туплап, һәр елны китапчыклар бастырып чыгарган. Исемнәре дә үзенчәлекле: «Туган телем - татар теле», «Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы», «Җырдай моңлы татар теле», «Яхшылык җирдә ятмас», «Онытылмас сугыш яралары», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» һ.б. Уңышлыларын районда чыга торган «Яшел Үзән» һәм республикабызның балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй»га җибәргән, кайбер мәкаләләр шунда басылып чыккан. Әгәр мөгаллим үзе иҗатка битараф булса, укучыларны иҗат эшенә рухландыра алмас иде. Ул үзе дә элегрәк мәкаләләр, шигырьләр язган, җырлар да иҗат иткән. 70 елларда башлаган яраткан шөгылен - башваткычлар, кроссворд-сканвордлар төзүне әле дә дәвам итә. Алар Татарстанда чыга торган газета-журналларда даими басыла.
Тәҗрибәле мөгаллим буларак, балаларга төпле, тирән белем бирә һәм милли тәрбия эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бара. Аның җитәкчелегендә кайбер укучылар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелә торган олимпиадаларның район турында җиңеп, республикада район данын яклыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр, К.Насыйри, Р.Фәхреддин укуларында катнашып, Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнәләр.
Дистә еллар буена үзе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Яшь укытучылар белән үзенең бай тәҗрибәсен уртаклаша, аларга үрнәк булып тора. Районда уздырыла торган конференцияләрдә чыгыш ясый, төрле бәйгеләрдә жюри рәисе яки жюри әгъзасы буларак катнаша.
Соңгы елларда район мәгариф идарәсе белән берлектә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Талантларның төрле төсләрдә балкуы - 2013» («Радуга талантов - 2013») исемле муниципаль иҗат бәйгесендә даими катнаша һәм җитәкчеләр тарафыннан җиңүче буларак бүләкләнә. Узган уку елында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бәйгесендә җиңеп, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булган. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары, туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүдәге фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хаты һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге рәисе Р.Закиров тарафыннан милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Район һәм мәктәп җитәкчелеге тапшырган Мактау грамоталарын, дипломнарын санап бетерерлек түгел...
Быел май ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы мәктәпләрендә эшләүче ир-егет татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумы булып үтте (темасы: «Татар телен укытуга ирләрчә бер караш»). Анда күтәрелгән мәсьәләләрне хуплап каршы алды ул. Дөрестән дә, хәзерге вакытта мәктәпләрдә ир-ат укытучылар саны гаять дәрәҗәдә аз. Элек-электән татар мәгарифе башында ир-ат мөгаллимнәр торган. Төрле сәбәпләр аркасында, аларның саны һаман кими бара. Беренче чиратта, ул хезмәт өчен түләүгә бәйләнгән, икенчедән, ир-атлар, гаилә башлыгы буларак, хатынын, балаларын матди яктан тәэмин итәргә тиеш...
Тәҗрибәле мөгаллим буларак, ул татар теленең кулланыш даирәсе кими баруына, төрле конференцияләрнең, утырышларның рус телендә генә алып барылуына, биналардагы язуларның, элмә такталарның, урам исемнәренең кайберләре татар телендә язылмавына борчыла. Татарстаныбызның дөньякүләм уңышларга ирешүенә, андагы төрле милләт халыкларының дустанә тормыш итүләренә сөенеп яши, якын киләчәктә татар мөстәкыйльлеге торгызылуын өмет итә...
Гөлназ Ямбушева.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: