Яшел Үзән

Күп калмады язгы чәчүгә дә

Табигатьтә кыш белән яз тарткалашса да, җиһанда яз сулышы. Җылы яклардан кайткан каргалар да үзләрен җир хуҗасыдай хис итеп, яз килүенә шатлана.

Димәк тиздән, бик тиздән язгы кыр эшләренә дә керешәчәкбез. Авыл хезмәтчәннәре өчен җаваплы һәм дулкынландыргыч чор ул. Игенчелектә бер калыпка салынган технология­ләр юк. Быел бигрәк тә, язгы чәчү эшләрен планлаштырганда барысында исәптә тотарга кирәк. Иң мөһиме туфракта дым булсын. Моның өчен кыска срокта дым каплату һәм чәчүне иртә башларга кирәк. Авыл хуҗалыгы белгечләре җирдә дым җитәрлек күләмдә диеп сөйләсә дә, Яшел үзән районы җирләрендә дым аз икән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җиткерде.
- 2017 елда язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен район буенча 183,1 млн сум акча кирәк. Быел чәчүлек җирләре гомуми 40208 гектар тәшкил итә. Шуларның 18982 гектары бөртеклеләргә, 13488е - азык культураларына, калганы яшелчәгә каралган. Барлык технологиянең дөреслеген үтәгәндә мондый чәчүлек мәйданы 62,6 мең тонна бөртекле культура, 10,0 мең тонна печән, 51 мең тонна сенаж, 66 мең тонна силос һәм 8 мең тонна көнбагыш җыеп алырга мөмкинлек бирә, - дип фаразлары белән уртаклаша җитәкче.
Көзге культураларга тукталсак, алар 10331 гектар мәйданда чәчелеп, әйбәт кенә тишелгән булган. Вакытында яуган кар һәм әйбәт кар катламы суыклардан саклап калды. Шуңа да көзге культуралар кышлату чорын яхшы узган дип әйтергә җирлек бар. Ә инде язгы чәчүгә барлыгы 1723 тонна орлык кирәк, бүгенгә тәэмин ителеш 100 процент тәшкил итә. Хәзер барлык орлык материалы, язгы чәчү алдыннан, Россиянең авыл хуҗалыгы үзәгендә тикшерү уза.
Алда торган зур эшләрне нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкарып чыгару өчен техниканың төзек булуы да мөһим. Районның авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре машина-трактор паркын яңарту эшенә көзен үк алынган. Инде язгы кыр эшләренә керешер өчен техника әзерләнеп бетә диярлек. 3-7 апрель көннәрендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан тикшерү һәм техниканы кабул итү булачак. Ә язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 600 тонна дизель ягулыгы кирәк. Анысын март ахырында министрлык аша ташламалы бәядән бүлеп бирү карала.
Басуларда әле ап-ак кар, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, һәр көнне исәптә тотарга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра диеп юкка гына әйтми халык.

Алия Гаязова

Ильяс Салихҗан фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: