Яшел Үзән

Котыру чиренә каршы бушлай вакцинация

Соңгы елларда дуңгыз чумасы тынычланырга ирек куймый: әле монда, әле тегендә дигәндәй шушы авыру очраклары теркәлеп тора.

Украинада, мәсәлән, быел гына да 11 очрак теркәлгән. Татарстан чиктәше Саратов өлкәсендә дә шулай ук 11 очрак булган. Пенза өлкәсендә җәзаларны үтәтү колониясенең ярдәмче хуҗалыгында да дуңгыз чумасы дуңгызларны кырып салган.
Шуңа күрә татарстанлыларга, хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларга аеруча игътибарлы һәм уяу булырга, дуңгызлар авырган очракта тиз арада яшел үзән ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Бу көннәрдә аларның да эше тыгыз: терлекләргә, йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: