Яшел Үзән

«Кот и Пес» приюты җитәкчесе: стерильләштерүгә чыгымнарны киметү өчен, хайваннарны чиплау мөһим

2020 елдан, сукбай хайваннар санын җайга салырга мөмкинлек бирүче яңа закон эшли башлады.

Стерильләштерелгән этләрне тоту чыгымнарын киметергә, аларны чиплаштыру ярдәм итәчәк. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасына «Кот и пес» приюты җитәкчесе Альберт Галиев сөйләде.
“Хәтта стерильләштерүгә иң зур ташламалар вакытында да бер хайванга 2500 сум кирәк. Ә моңа нибары 1000 сум бүлеп бирелә. Әмма, вакциналанган һәм стерильләштерелгән этләрне чиплаганда, чыгымнарны берничә тапкыр киметергә мөмкин. Чөнки, белгечләр төркеменә урынга барып чипны сканлау һәм таләп ителгәндә, вакцинаны да шунда гына ясарга кирәк булачак. Колачлау күбрәк, чөнки вакыт экономияләнә, чыгымнар – азая”, - дип билгеләде Альберт Галиев.

Ул, шәхси приютларга аякта торуы бик авыр, дип ассызыклады. Хәтта, сукбай хайваннарны аулауга аукционда катнашуны караган очракта да, аларны тәрбияләү өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә түләү системасы, алдан йөкләмәләрне үтәү һәм аннанры гына акча күчерүне күздә тота. 
Әңгәмәдәшебезнең уйлавынча, Яшел Үзәндә приют беркем дә төземәячәк, ә этләрне шул ук, законда «чыгар тишекләр»дән файдаланучы, нигездә аларны үтерүчеләр аулаячак. Иң мөһиме, закондагы шул «тишекләр»не җайлау, ди хайваннарны яклаучы. 
ТР Яшел Үзән хакимиятендә, быел районга республика тарафыннан 1 млн 900 мең сум бүлеп бирелде, дип сөйләделәр. Бу, узган елгы суммадан мең тапкырга, диярлек артык. 
Бүгенге көндә «Кот и пес» приютында 400 эт һәм 40 мәче бар. Биредә эшләүчеләр көн саен аларга өй табу өчен тырыша.

Фото Ксении Алексеевой

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: