Яшел Үзән

Конкурс тәмамланды

Дуслар, газетабыз сайтында икенче конкурс тәмамланды.

Ир-егетләргә багышланганы да, хатын-кызлар (монысында нигездә дәү әниләр катнашты) арасында барганы да бик кызу барды. Икенче конкурска килгәндә тавыш бирүне катлауландырсак та, якыннары өчен тавыш бирүчеләр күп булды.

"Әби генә түгел әле, ул минем дәү әнием" конкурсының җиңүчеләре дип - Мулла Иленнән Фәридә Гарәфетдинова һәм Юынчы авылыннан Хәлимә Төхвәтуллина танылды.

Котлыйбыз! Ике конкурста җиңүчеләр дә "Яшел Үзән" газетасында бер котлау бирү өчен сертификат белән бүләкләнә. Сертификатларны эш көннәрендә килеп ала аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: