Яшел Үзән

Компьютер: файда һәм зыян

2009-2011 елларда мәгариф учреждениеләренең ПЭВМ (программалаштырылган электрон исәпләү машиналары) белән җиһазланган 30 кабинетының микроклиматы тикшерелгән иде, шуларның 9ында гигиена нормативларының 30 процентка артык булуы ачыкланды. Мәгариф, дәвалау учреждениеләрендә компьютер, бүтән төр техника торган эш бүлмәләрендә һаваның чисталыгы һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы даими тикшерелеп тора. Компьютерның файдасы һәм зыяны турында «ТРда...

2009-2011 елларда мәгариф учреждениеләренең ПЭВМ (программалаштырылган электрон исәпләү машиналары) белән җиһазланган 30 кабинетының микроклиматы тикшерелгән иде, шуларның 9ында гигиена нормативларының 30 процентка артык булуы ачыкланды.

Мәгариф, дәвалау учреждениеләрендә компьютер, бүтән төр техника торган эш бүлмәләрендә һаваның чисталыгы һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы даими тикшерелеп тора. Компьютерның файдасы һәм зыяны турында «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФДУЗ Яшел Үзәндәге филиалының гомуми гигиена табибы Гүзәл Минязева белән сөйләшәбез.
- Җәмгыятьтә компьютерлаштыру процессы соңгы елларда аеруча зур тизлек белән җәелә бара, - дип сөйли ул. - Хәзерге заман буыны үзенең яшәешен һәм тормышын компьютердан башка күз алдына да китерә алмый һәм якын киләчәктә компьютер технологиясен белмәгән кеше табылмас та. Информация күләме үсешенә бәйле аның артуы. Торган саен арта барган информацияне эшкәртү, булганын хәтердә саклау өчен, замана машиналарын кулланалар да инде. Компьютер җитештерү өлкәсендә яңа төр мөмкинлекләр ачты. Автомобильләр, самолетлар, оча торган космик аппаратларны проектлау процессын автоматлаштырырга, эшне тизләтергә мөмкинлек бирә ул. Компьютерлаштыру мәгариф тармагында, уку-укыту эшчәнлегендә дә яңа мөмкинлекләр ача. Тормышны мультимедиа технологияләреннән, интернет челтәреннән башка күзаллап булмый хәзерге заманда. Информатиканың шундый кызу темплар белән җәелә баруы, кеше тормышының һәр ягына үтеп керүе, техник яктан караганда, әлбәттә, әйбәт, әмма медицина күзлегеннән караганда, кешенең сәламәтлеге белән бәйле кайбер проблемаларны күрергә мөмкин.
Кешенең компьютер белән элемтәсе - күпкырлы һәм комплекслы. Хәзерге информацион җәмгыятьтә сан гына түгел, компьютер техникасының сыйфаты да үзгәрә. Кеше, замана техникасы сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә тәэсир итә икән дип уйламыйча, компьютер каршында торган саен күбрәк утыра, эшли. Компьютер кешенең сизү, сулыш алу органнарына, йөрәк эшчәнлегенә, шулай ук умыртка сөягенә сизелерлек тәэсир ясый. Бу гына да түгел. Компьютер каршында озак утырган бала кешеләр белән аралаша белү сәләтен югалтырга мөмкин, ә бу аның киләчәктә тормышын катлауландырачак.
Әйләнә-тирәлек - электромагнит һәм электростатик кыр да компьютердан файдаланучы файдасына түгел. Безнең һәркайсыбыз көнкүреш һәм офис техникасы, коммуникация чаралары, электр транспорты барлыкка китерә торган электромагнит тирәлектә яши. Компьютер да моңа билгеле бер өлеш кертә, чөнки әлеге замана техникасы каршында озын-озак утырып эшлибез. Электромагнит дулкыннарның төп чыганагы - монитор һәм процессор блогы. Кешенең иммун һәм эндокрин системасына аеруча нык тәэсир итә. Үзәк нерв системасы зыян күрергә мөмкин, лейкоз һәм бүтән төр шеш авырулары килеп чыгуы ихтимал. Мондый магнит кыры балаларга һәм йөкле ханымнарга, үзәк нерв системасы, йөрәк-кан юллары авыруларыннан, аллергиядән интегүчеләргә аеруча зыянлы.
2009-2011 елларда ПЭВМ җиһазларын кулланучы 67 мәгариф учреждениесендә мөгаллимнәрнең һәм укучыларның эш урынында электромагнит һәм электростатик кыр дәрәҗәсе үлчәнелгән иде. Тикшерелгән 391 очракның 101ендә нормативның югары булуы мәгълүм, тикшерелгән эш урыннарының 26 процентында. Электромагнит кырының югары булуы техниканың җиргә тоташмавын күрсәтә.
Компьютер урнашкан эш бүлмәсендә, гадәттә, микроклимат үзгәрә: һаваның температурасы күтәрелә, дымлылык, шулай ук кислород кими, озон саны арта, һаваның аэроион составы бозыла. Компьютер торган бүлмәдә уңай һәм тискәре аэроионнар дәрәҗәсе санитар-эпидемиологик нормага туры килергә тиеш. Узган ике елда ПЭВМ белән җиһазланган 63 эш бүлмәсендә (мәгариф һәм дәвалау учреждениеләрендә, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә) һаваның аэроион составы тикшерелгән иде, шуларның 16ында нәтиҗәләр канәгатьләнмәслек. Төшке ял вакытында, йә булмаса көн дәвамында берничә мәртәбә бүлмәне җилләтү дә бинадагы һава составын яхшырта, кәефне күтәрә, хәл кертә.
Монитор каршында озак утырганда муен авырта, баш миенең кан әйләнеше бозыла, яктылык җитмәгәндә күрү сәләте кими. Умыртка сөяге дисклары кысыла, нәтиҗәдә бүсер чыгу куркынычы зур. Озак вакыт хәрәкәтсез, утырып эшләгәндә аяклар ойый.
Дөрес, компьютер эшләп чыгаручылар аның зыяны юк, бу бары тик уйдырма гына дип расларга тырыша, әмма әлеге электрон җайланма белән саграк булу хәерле, сәламәтлегең турында кайгыртып, организмга зыян китермәслек итеп эшләргә өйрәнергә кирәк.

Әлифел ТАРАЗОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: