Җимеш бирүче агачларны бетләтеп, аларны авыруга сабыштыра. Юлларын ничек киртәләргә соң ул "эшмәкәрләр"нең?
*10 л суда 400 г дегет сабынын эретергә. Шуңа 2 аш кашыгы карбол кислотасы һәм 10 аш кашыгы керосин кушып әйбәтләп болгатырга. Әлеге кушылма белән кырмыска күчләрен һәм бу бөҗәкләр күренгән барлык агачларны яхшылап коендырырга кирәк. 2-3 тапкыр шулай эшләгәннән соң, аларның сезнең бакчада эзе дә булмаячак.
***
Бәрәңгеләр утырттык, инде кайбер уңганнарның тишелде дә. Тик кәефне һаман шул каралы-сарылы Колорадо кунаклары боза. Ничек кенә көрәшеп карамадык инде шуларга каршы. Менә тагын бер-ике тәкъдим:
*1 пачка коры горчицаны бер чиләк суда эретергә, 100 мл 9%лы аш серкәсе кушып болгатырга. Шул кушылманы бәрәңге яфракларына сибәргә. Корт булмаячак.
*10 л суга 1-1,5 кг агач көле кушып бутыйбыз, кайнатып чыгарабыз һәм бер кисәк ачы сабынны ваклап салабыз да акрын утта 10-15 минут «пешерәбез». Суынгач ясалган катнашма белән бәрәңге яфракларын коендырабыз.
Тулырак - газетаның 38нче санында.