Яшел Үзән

Көннәр бераз салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан талгын җил исә.

Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 20-25 градус җылы булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава температурасы саклана. 31 майга каршы төндә шулай ук яңгыр яумый. Һава температурасы 4 градус кына җылы булыр дип фараз кылына.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: