Яшел Үзән

“Көмеш”ле финал

17 октябрьдә Чуваш Республикасының Цивильск шәһәрендә мотокросс буенча ачык чемпионат узды.

Бирегә илнең берничә төбәгеннән спортчылар, шул исәптән Марий Эл һәм Татарстан республикалары, Самара, Ульяновскиның иң көчле узышчылары килде.

Ярышларда ДОСААФ спортчылары Владимир Малешин һәм Алексей Гурьянов лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр.

- Яшьләр һәм команда лидерлары булмаганда, балалар кабат үз классларын расладылар. Алексей Гурьянов "көмеш" яулады. Сезонның финалы яхшы килеп чыкты, - дип сөйләде мәктәп җитәкчесе Илһам Әгълуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: