Яшел Үзән

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыйды

Әйшә урта мәктәбендә «Көмеш кыңгырау» газетасы дусларын җыйды.

Анда ТРның атказанган мәдәният хез­мәт­кәре, Татар­­­­­с­­тан Язу­­­чылар берлегенең Г.Ис­­­­­хакый һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шу­­­­­­лай ук күп еллар «Көмеш кың­гырау» газетасының баш мө­­­хәррире булып эшләгән Фа­­­­­­­­кил абый Са­­фин, редакция­нең баш­ка хез­мәткәрләре кат­­­­­­­­нашты. Оч­­рашу язу­чы һәм журналистның тормыш юлына күзәтү ясау белән башланып китте, ә танышу Факил абыйның балалар өчен язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Без кунагыбызның тормыш юлын күзәткәндә, аның жур­налистика белән җыр-моңны бергә алып баручы уникаль шәхес икәнлеген аңладык. Факил абыйны үзебезнең кичәбездә төрле яктан күрсәтеп китәргә тырыштык, шуңа күрә очрашуыбыз җыр-моң белән үрелеп барды. Язучының балалар өчен иҗат ителгән искиткеч матур шигырьләрен яттан сөйләнелде, шулай ук аның сүзләренә язылган җырлар сәхнәдә яңгырады. Укучылар әлеге чарага бик ныклап әзерләнделәр, чөнки чын язучы белән журналистларны күрү бәхете сирәк күренеш. 
«Көмеш кыңгырау» газетасы хез­мәткәре Лилия Фәттәхова уку­­чыларга газетаның тарихы, аның кызыклы сәхифәләре турында мавыктыр­гыч итеп сөйләде. Килгән кунаклар, якыннанрак танышу өчен, укучыларга күп итеп газеталар алып килгән иде. Чарада катнашкан һәрбер балага газета, аның хезмәткәрләре белән танышу мөмкинлеге булды. Без әле «Көмеш кыңгырау» газетасы язмалары белән дәрестә дә танышуыбызны дәвам итәрбез. 
Чараның йомгаклау өлешендә китаплар һәм газеталар укырга яратучы,  республика күләмендә үткәрелә торган «Әдәби марафонда» да катнашучы, мәктәбебезнең III сыйныф укучысы Сәмирә Маннапова дусларына һәм сыйныфташларына татар матбугатына язылырга кирәк дигән тәкъдиме белән чыкты. 

Эльвира Бачкова, 
Әйшә урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: