Яшел Үзән

Клублар гөрләп яшиме?

Баязитов исемендәге Әйшә мәдәният йортында Яшел Үзән районы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре киңәшмәсе узды.

Әлеге чарада район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Гайниев, “Традицион мәдәният үсеше республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең оештыру-аналитик эш бүлеге мөдире Рита Дедюлева, “Әйшә” һәм “Заволжье” клублар системасының 34 филиалы мөдирләре һәм сәнгать җитәкчеләре катнашты. 
Мәдәният йорты кунакларын иҗат коллективлары концерты шатландырды. 
Көн тәртибендә мәдәният йорты эше һәм авылда мәдәни-ял итү эшчәнлегенең перспективалары каралды. 
Мәдәният идарәсе начальнигы Илнур Гайниев инициативасы белән мондый форматта очрашулар ай саен үткәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: