Яшел Үзән

Классташын онытмый

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигән әйтем бар барын. Әмма гасырлардан килгән шушы әйтемне кире кагып, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган үтә дә миһербанлы кешеләр дә бар арабызда. Сеңелем Фидалия Ленинградта яшәде. Инде буй җиткән ике улының уңышларына сөенеп матур гына яшисе урында, ире, кызу канлы башка милләт...

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигән әйтем бар барын. Әмма гасырлардан килгән шушы әйтемне кире кагып, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган үтә дә миһербанлы кешеләр дә бар арабызда.
Сеңелем Фидалия Ленинградта яшәде. Инде буй җиткән ике улының уңышларына сөенеп матур гына яшисе урында, ире, кызу канлы башка милләт кешесе, гаиләнең тынычлыгын бик еш боза иде. Нәтиҗәсе күз алдында - шушы кеше аркасында сеңлем I төркем инвалид булып калды. Без аны үзебезгә алып кайттык, бөтен туганнарыбыз белән бергә яратып тәрбиялибез. Йөрү түгел, сөйләшә дә алмый. Фәридә апада яши, бөтен авырлык аңа төшә инде, рәхмәт аңа.
Менә шушы авыру сеңлем «Ангам» ширкәте җитәкчесе Әнвәр Миңнуллинның классташы да: алар VIII сыйныфка кадәр бергә укыдылар. Әнвәр Габбаз улы классташының авыр хәлгә таруын белеп алгач, гел ярдәм итеп тора. Мине күрүгә, ә мин «Ангам» кибетендә эшлим, һәрвакыт сеңлемнең хәлен сораша, җылы сүз әйтеп, хәлебезгә керергә тырыша.
Шагыйрь язган бит:
Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне, дигән. Чәчәк кебек сеңлебезнең шушы көнгә төшүе - йөрәк ярабыз. Әнвәр Габбазовичның ярабызны бәйләргә тырышуын Фидалиябез берничек тә аңламый инде. Әмма Аллаһ Тәгалә бар: ул белә, ул күрә. Без, барлык туганнар, шушы олы йөрәкле кешегә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Җир йөзен Сезнең кебек кешеләр тота, Әнвәр Габбазович!
Фәния Низаметдинова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: