Яшел Үзән

Күкнең чиксез биеклегенә соклан, әни!

Чулпан йолдызы кебек булган икән уллары Гөлсинә ханымга. Алҗыткан караңгы төн пәрдәсен ерып ямь биргән таң йолдызы кебек. Иреннән аерылгач, караңгыланган дөньясын ачып җибәрүчеләре шул кадерле малайлары - Шамил белән Камил булган икән аның. Балакайларының гомерләре генә, таң йолдызы кебек, бик кыска булды шул... Улларын туйганчы күрә дә алмыйча калган...

Чулпан йолдызы кебек булган икән уллары Гөлсинә ханымга. Алҗыткан караңгы төн пәрдәсен ерып ямь биргән таң йолдызы кебек. Иреннән аерылгач, караңгыланган дөньясын ачып җибәрүчеләре шул кадерле малайлары - Шамил белән Камил булган икән аның. Балакайларының гомерләре генә, таң йолдызы кебек, бик кыска булды шул...
Улларын туйганчы күрә дә алмыйча калган икән ул. Әле кайчан гына уйнап-көлеп йөргән шаян малайлар иде алар, инде менә бер-бер артлы егет булып үсеп җиттеләр. Төрле уку йортларында белем алучы студент булдылар, шул ук вакытта эшләделәр дә, әле башка төр шөгыльләргә дә өлгерәләр иде. Өйдә утырмадылар да алар - вакытлары юк иде.

Шамил
Шамил Яшел Үзән техникумында белем алу белән бергә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә укый. Техникумдагы иптәшләрен дә ияртә: бергәләшеп Коръән өйрәнәләр, мәчеткә йөриләр, Казан мәдрәсәсендә белем алалар. Рәхмәт төшкере, мөгаллимнәре моны белеп алгач, уку расписаниесен дә аларга җайлап үзгәртәләр.
Күзгә күренеп олылар төсмере керә Шамилгә. Күңел ачуларны яисә уеннарны оныта, аларга аның вакыты калмый инде. Югыйсә, 17 яшь кенә бит әле үзенә. Шул чакта улы әйткән сүзен әле дә хәтерли Гөлсинә ханым. Әллә күңелсезләнеп йөргәнен күргән инде, янына килеп: «Әни, синең күккә караганың бармы? Менә син, башыңны күтәреп, өскә кара һәм күкнең чиксез биеклегенә соклан. Урманга бар һәм сандугач сайравын тыңлап хозурлан!» - ди. И, хыялый да була инде Шамиле! Күп укый торган була шул ул.
Уку дигәннән, олы улы Гөлсинә ханымны институтка укырга да кертә бит әле. Педагогия училищесын тәмамлап балалар бакчасында эшләгән анасына: «Киләчәктә бу гына җитмәячәк, әни!» - ди ул. Һәм әзерләнеп институтның кичке бүлегенә гариза бирергә туры килә әнисенә. Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә, гаиләләрендә ике студент булып куя. Кечесе әле ул чагында мәктәп шәкерте генә була.
Нәрсәгә генә өлгерми Шамил үзе! Уку йортында белем алу белән бергә мәчеткә намазга йөри, үзләре яшәгән Тынычлык бистәсендә мәчет төзелә башлагач, анда булыша... Эшкә дә булган егет шул үзе. Иң беренче итеп, фатир өчен түләүләрне тәртипкә сала ул. Әтиләре киткәч, бурычлары шактый җыелган була. Яшь егет акчаны ял көннәрендә фанер заводында эшләп җыя. Аннары акча кирәк дип, төнге эшкә дә керә әле. Менә шул эшендә харап була да инде балакай!
Шамилнең дуслары күп була. Өйләренә дә килеп йөриләр, Гөлсинә ханым яхшы белә аларны. Тик менә бусының кайчан һәм ничек иярүен сизми кала. Әйе, нәкъ менә бәйләгәндәй тагылып йөри Шамилгә яңа танышы. Ләкин Гөлсинә ханымның аны улының дусты дип әйтергә теле әйләнми. Әллә нидән ошатмый ул аны. Нигә шулай береккәндәй йөрүен сорагач, «Ул да безнең кебек мәчеткә йөрергә тели, әни», - дип җавап бирә Шамил. Ана йөрәге, нидер сизгәндәй, карыша. Инде тәмам аптырагач, «Аның барысы да тәртиптәме соң?» - дип тә кызыксына. «Тәртиптә, әни, аның әти-әнисе Әйшәдә яши», - дип аңлата улы.
Ярар, мәчеткә йөрергә өйрәтү генә җитмәгән, инде килеп, әйдә бергә эшлибез, дип тә әйтә башлый теге. Шамил төне буе каравылда торып, иртән укырга бара торган була. Иртән сәгать бишкә килеп, аны алмаштырырга тәкъдим итә теге үҗәт. Улына җайлы булгач, карышмый Гөлсинә ханым. Болай ичмасам өйгә кайтып, ашап-эчеп, тыныч кына укырга җыена алачак бит. Эш урыны дигәне,олы юл буенда урнашкан төзелеш кирәк-яраклары сату итә торган кибет була. Шунда кизү тору сәгатьләрен бүлешәләр болар.
... Шамилнең үле гәүдәсен иртән юлда табалар. Пычак белән өч тапкыр чәнчегәннәр аны. Күрәсең, йөгермәсен диптер инде, явыз башта аның аягына бәргән. Аннары, куып җитеп, арттан йөрәгенә ике тапкыр кадаган.
Гөлсинә ханым бу хәбәрне ишеткәч, өнсез кала. Кайгыдан нишләргә дә белми. 17 яшьлек егетнең үтерелүе башка сыярлык хәлмени! И, авырткандыр инде яралары бичаракайның!.. Мондый мәкерлекне, мондый явызлыкны күргәне бармыни аның?!
Тикшерүчеләр җинаятьче дип теге яңа танышын табалар. Үзе танымаса да, аның гаебе мәхкамәдә тулысынча исбат ителә. Мәхкамә явызны ун елга зинданга ябу турында карар чыгара.
Менә шулай бер мизгелдә өзелә Шамилнең гомере. Туры юлга баскан, якты хыялларын тормышка ашыру өчен бар көчен куеп тырышкан егетнең бернинди гөнаһы да булмый бит. Һичшиксез, урыны җәнәттә булыр балакайның.
... Шамилне җирләгәч, кинәт кенә Гөлсинә ханымның әнисе авырый башлый. Һәм ярты ел да үтми, ул да якты дөньядан китеп бара. Биле авыртуына бик сызлана ул, бөерләре бозылган булган икән мәрхүмнең. Гөлсинә ханым, бу авыр хәлләрне күтәрә алмыйча, югалып кала. Әгәр Камиле булмаса, аяктан егылган да булыр иде, мөгаен. Әйе, менә шундый кыен чакта кече улы Камил коткара аны.

Камил
Баксаң, Камил дә үсеп җиткән икән инде! Караңгы чакта өмет уяткан якты нур кебек була ул. Гөлсинә ханым онытып җибәргән укуын дәвам итә. Институтка җитәкләп диярлек йөртә аны башта Камил. Вакыты эштән соң уку йортында, аннары өйдә сабаклар өйрәнеп уза башлый. Кайгылы уйлары әкренләп шулай чигенә.
Камил үзе абыйсыннан шактый күп файдалы эшкә өйрәнеп өлгергән була. Ул да туры юлны сайлый. Мәчеткә йөреп, намаз укый. Әнисен дә ияртә. «Ходай Тәгаләгә күңелеңне ачсаң, ул сиңа ярдәм итәр», - ди малай әнисенә. Каян белгән ул моны?
Камил, гомумән, телгә оста була. Аның шигъри юллар язылган дәфтәрләрен кадерләп саклый Гөлсинә ханым. Мәктәптә укыганда әдәбият, тарих дәресләрен аеруча ярата улы. Соңгы сыйныфта ул үзенең политолог булачагын тәгаен белә инде. Камилнең игътибарлы, акыллы булуы көннән-көн ачыла бара. «Әни, син үзең шулай әйткән идең ич», дип еш кына аның да хәтерен яңартып тора әле. Әни кешенең һәр сүзен, сүзен генәме, һәр карашын истә калдыра икән баласы.
Камил тагын бер мавыгуы белән шаккатыра. Биюләр өйрәнергә керешә ул. Буйга үсеп киткән егет бик килештереп бии. Соңга таба брейк дигәнен дә өйрәнә. Чын-чынлап баш-аягы белән кереп китә ул брейкка. Әллә ничекләр бөтерелә егет. Кеше таң калып карый аңа. Ачуым бер килмәгәе, башына басып та бии бит ул!
Никадәр генә мавыкса да, Камил яшьлеге белән әнисен дә онытмый. Гөлсинә ханым институтны тәмамлагач, җитәкчелек эшенә күчә. Берничә ай үткәч, «Әни, бу синең эшең түгел», - ди ул аңа. Чыннан да, оештыру эше күңеленә ятмый аның. Шуннан соң Камил аны гарип балаларны тернәкләндерү үзәгенә урнаштыра. Әйе, Камил үзе барып белешкән икән аңа эшне. Ничек башы җиткән диген? Әлеге үзәктәге эш аны бөтенләй тартып ала дисәң дә ярый.
Кече улы да, олысы кебек үк, эшләп укый. Ул Казан югары уку йортына белем алырга керә һәм шул ук вакытта, зур кибеттә хезмәт куя. «Безнең гаилә мохтаҗлык күрмәскә тиеш, әни», - ди ул.
Менә шул акыллы егетнең кинәт кенә гомере өзелер дип кем уйлый алыр икән? Әле аңа егерме яшь тулып кына килә бит. Камил төнлә дүртенче каттан егылып төшә. Аңына килә алмыйча ике көнгә якын яткач, хастаханәдә җан бирә ул.
Гөлсинә ханым үләр дәрәҗәгә җитә, нишләргә белмичә өзгәләнә. Их, ничек кенә юатырга соң газиз улын югалткан ананы?! Гомумән, тынычландырып була микән ананың яраланган йөрәген? Кайгы килгәч, ишегеңне киереп ач, дигән гыйбарә йөри халыкта. Гөлсинә ханым гүя язмыш камчысыннан мәрхәмәтсез кыйнала. Бер-бер артлы япь-яшь улларын югалта ул.
Ураза вакытында вафат булган Камилне мөселман дине кагыйдәләре буенча җирлиләр. Егетнең вакытсыз гүргә керүен беркем дә аңлата алмый, җавапсыз сораулар гына калдыра бу фаҗига.

Энеләре Азат һәм Искәндәр
Фаҗигаләр үзәккә чапкандай итсәләр дә, Аллаһка шөкер, Гөлсинә ханым сынмаган! Үзенең акылдан язмыйча кала алуын уллары тырышлыгы белән аңлата ул. Шамил үз вакытында аңа ислам дине нигезләрен төшендергән, сүрәләр өйрәткән. Камил инде әнисен, мәчет юлына чыгарып, намазга бастырган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертә. Ходай Тәгалә ярдәме белән аяктан егылмаган ул.
Мондый авыр сынаулар ник аның башына төшкән соң? Шул сорауга җавап таба алмый гаҗиз ул. Малайлары бигрәк тә яшьли китәләр. Юанычка оныклары да юк бит аның. Шуларны уйлана торгач, ул әнисенең хәлен исенә төшерә. Гөлсинә ханымның энеләре дә өйләнгәнче үк вафат булганнар бит! Азатны туена бер ай калгач үтергәннәр. Искәндәр дә, кисәк кенә, бик яшьли дөнья куя. Кайгыны чиләкләп эчкән икән әнисе. Шунда Гөлсинә ханымның кечкенә чагында үзе шаһит булган бер гаҗәп хәл исенә төшә.
... Берсендә, өйгә кайтып кергәч, ул әнисенең бер таныш булмаган карчык белән сөйләшеп утыруын күрә. Нигәдер әнисе бик җитди күренә, йөзе дә агарып киткән... Теге карчыкның: «Мин синең бөтен ыруыңны корытырмын!» - дип кисәткәндәй әйтүен ишетеп кала кечкенә Гөлсинә.
Бу сүзләрне дә, сәер карчыкның үзен дә күптән оныткан иде инде ул. Хәзер менә исенә төште. Күрәсең, әнисенең гадәттән тыш җитди булуы һәм агарынып китүе кыз баланың хәтеренә җуелмаслык тирәнлектә сеңеп калган булган. Ничек аңларга соң теге карчыкның кисәтүен? Әллә, чынлап та, берәрсе каргаганмы аларның нәселен? Тик менә аңлап булмый: 17 яшьлек Шамилнең һәм 20 яшьлек Камилнең нинди гаепләре бар соң? Бернинди гөнаһсыз, япь-яшь көе киттеләр бит балакайлар. Аларның урыннары, һичшиксез, җәннәттә булыр!
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: