Яшел Үзән

Китапханә Казан каласы буенча квестка чакыра

Яшел Үзән татар милли китапханәсе квест (йөреп уйнау) уйлап чыгарды. Аның буенча Казан шәһәре турында яңа һәм кызыклы мәгьлүмат тупларга, белергә мөмкин.

Махсус карточкалар кулланып, төп урам –Бауман буенча йөрергә, таныш булмаган җирләргә сәяхәт кылырга була. Әлеге мавыктыргыч уен китапханә хезмәтләреннән кулланучылар арасында тиз арада популярлык казанды.
Сез дә, бирегә әти-әниегез, сыйныфташларыгыз, гомумән, дусларыгыз белән килеп бу кызыклы уенда катнашыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: