Яшел Үзән

Кире юлга җибәрми,уңга илтә

Театр - халкыбызның күңел байлыгының чагылышы. Татар милләтен милләт итеп саклап калуда аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Һәм мин аны халкыбызның җаны дип тә атар идем. Театрга мәхәббәт безнең балаларда ана сөте белән керә дисәм дә, хата булмас, шуңа күрә аның тәрбияви көчен мәгариф хезмәткәрләре бик оста файдалана. Районыбыз уку...

Театр - халкыбызның күңел байлыгының чагылышы. Татар милләтен милләт итеп саклап калуда аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Һәм мин аны халкыбызның җаны дип тә атар идем. Театрга мәхәббәт безнең балаларда ана сөте белән керә дисәм дә, хата булмас, шуңа
күрә аның тәрбияви көчен мәгариф хезмәткәрләре бик оста файдалана.


Районыбыз уку йортларында театр түгәрәкләре, студияләр уңышлы эшләп килә. Моны шәһәребезнең 4нче мәктәбендә М. Фәйзинең 120 еллыгына багышланган «Илһамлы нур» муниципаль театр фестивале тагын бер кат раслады. Шунысын да әйтергә кирәк, үткәрү урыны итеп шушы мәктәпнең сайлануы да очраклы түгел, ярату гына түгел, театр белән «җенләнгәннәр» биредә. Ел саен төрле театр артистлары белән очрашулар, төрле спектакльләр кую, башкала театрларына культпоходлар алар берсе дә бала күңелендә эзсез югалмый: һәркайсында тышкы кыяфәтенә генә түгел, рухи ягының байлыгына да таләпчәнлек, артистизм, һәр өлкәдә хәбәрдарлыкка, эчке һәм тышкы камиллеккә омтылыш тәрбияләнә. 4нче мәктәпнең төрле муниципаль татар чараларында катнашкан укучыларына карап шуны әйтә алам: аларда югарыда әйтелгәннәрнең барысы да чагыла. Бу Р.Шакирова җитәкчелегендәге татар теле укытучыларының зур уңышы дип саныйм мин үзем.
Фестивальдә 9 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары катнашты. Аларның өчтән бере Туфан Миңнуллин әсәрен сайлавы бу кешенең татар драматургиясендә нинди зур урын биләве турында сөйли. Һәм бу чара Туфанны югалтудан күңел әле сызлап туймаган көннәрдә баруы бигрәк тә мәгънәле булды.
Спектакльләрдән өзекләр куючы артистларның осталыкларына тукталып тормыйм. Бүгенге заман укытучысы ул әле гади укытучы гына түгел: талантлы артист та, күңелең халәтен аңлаучы психолог, оста рәссам да, «башлы» компьютерчы да һәм тагын әллә кем - кыскасы, супермен! Алар спектакльдән бер күренеш уйный да уйный инде. Ә менә уку елы ахырына таба ЕГЭ дип башы каткан укучылардан чын артистларны ничек ясый, менә монысы сорау... Әлбәттә, бер көнлек кенә эш түгел бу. Еллар дәвамында гаилә белән берлектә даими хезмәт, мәктәпләрдә татар теле укытучыларының бердәм тату коллективы тырышлыгы үзенең нәтиҗәсен менә шундый фестивальләрдә, мәдәни чараларда күрсәтә. Афәрин, диясе генә кала.
Мин фестиваль кысаларында барган конкурс җиңүчеләрен (алар барысы да җиңүче) махсус атамыйм. Чөнки минем монда үз фикерем. Күп кенә мәктәпләрнең укучылардан торган театр түгәрәкләре хезмәте белән бергә укытучылардан гына торган коллективлар да чыгышларын тәкъдим итте. Миңа калса, болар икесе ике категория.
Гомумән алганда, театр дөньясы татар мөгаллимнәре алдында үзе башын ия һәм «Афәрин!» дия сыман.

Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: