Яшел Үзән

Киосктан гына сыра сатканнар

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Яшел Үзән полициясе белән берлектә районыбызның автомобиль трассасы буенда урнашкан Исаково авылы янында стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукциясен (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату фактын ачыклаганнар.

- Сатыла торган товарларына тиешле документлары да юк иде. 96,3 литр эчемлек сатудан алынды, - ди дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының бүлек начальнигы Рифат Сөнгатуллин.

Тикшерү барышында киосктан сыра сатып яткан бу оешма ЕГАИСка та тоташмаган булган. Шулай итеп ЕГАИСсыз гына күмәртәләп сатуга китереп бирүчеләр дә ачыкланган.

Надия Галимҗанова.

Фото https://www.segodnya.ua чыганагыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: