Яшел Үзән

Киләчәкне истә тотып, үткәнне искә алып яшим

Рафил энем, иң беренче чиратта авылыбыз тарихын туплап зур китап итеп чыгаруың өчен бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Ходай сиңа бәрәкәтле озын гомерләр биреп, эшләгән изгелекләреңнең рәхәтен күреп яшәргә язсын.

Син бу хезмәтеңә күпме көч, күпме акча сарыф итүеңне бер Аллаһ Тәгалә дә үзең генә беләсез.
Рафил, бу китабың мине тәмам әсир итте. Гел шуны укыйсы гына килеп тора. Ул китапка материалларны ничек туплап бетердең икән? Дөрес, бик күп сорауларны ачыкларга, эзләнергә кирәк булгандыр. Бу язмаларны тупларга бик зур түземлек таләп ителә ич.
Бу кызыклы да, шул ук вакытта кызганыч та язмаларның күбесен яшьләр аңлап та бетермидер. Ә безнең кебек сугыш ятимнәре, әтиләре сугыштан кайта алмаганнарга никадәр авыр булганын без үзебез генә беләбез. Яу кырында ятып калучылар исемлеген күз яше түкми тыныч кына укып булмый. Әтием Ленинград корал заводын саклаганда һәлак булды. Исән калган булса, без дә кешечә яшәгән булыр идек. Без, сугыш ятимнәре, хөкүмәттән бер тиенлек ярдәм күрмәдек. Әни үләсе елны бер ай 200 сум пенсия алып калды. Хәзер үзем дә олыгайдым. Тәрәзәләре пленка белән капланган ауган йортта яшәп ятам. Авыру сәбәпле чыгып та йөри алмыйм. Ярый әле социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре килеп, суын китереп, кибеттән ризыклар алып кайтып бирә, Аллаһның рәхмәте яусын. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә радиотапшыру вакытында бер депутатка шалтыратып, барлыгымны да белүче юк, дип зарланган идем. И-и, матур итеп сөйләште минем белән ул депутат дигәннәре! «Сания апа, язып алдым, килерләр, карарлар» - дип ышандырды. Менә Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз, килеп караучы юк. Ул депутат минем турында оныткан инде, дөнья гизеп йөреп.
Әйе, хәзер барысы да онытыла. Ә узган гомер гел истә. Хәзер инде авыл кешеләрен дә белеп бетермим. Алан башы кизләвендә синең рәсемең тора- авыл халкы сине гел истә тота.
Китабыңны тагын кулга алдым да яшьлегемә кайттым әле.
Бервакыт күршем Тәнзилә белән урманнан утын алып кайтыр өчен фермага ат алырга дип киттек. Атка ашатырга дип чиләк белән он да алдык. Ат караучы атны ашатты. Тик ат бик сүлпән. Безгә шундыйны биргәннәрдер инде. Шунда Тәнзилә миңа: «Сандугач (ул миңа шулай дәшә иде),атка чиләк белән сук әле!» ди. И-и, кем инде атка шулай суга?! Яшьлек! Атка сугып та җибәрдем, атым мине тибеп тә очырды. Юлның икенче ягына ук барып төшкәнмен. Тәнзилә көлә: «Мин сине Нурзада абыйлар лапасына кадәр очып киттең дип торам!» - ди. Шунда бригадир Рәфкать абый да килеп чыкты. Ул да бик нык көлде инде. Ни гаҗәп, минем бер җирем дә авыртып йөрмәде. И узган гомерләр... Менә шундый истәлекләрне яңартты, Рафил энем, синең китабың. Хәзер инде Тәнзилә дә, Рәфкать абыйлар да юк, бакыйлыкка күптән күчтеләр. Ә аларны искә төшереп торучы кадерле китап бар.
Сания Әхмәтшина.
Күгәй

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: