Яшел Үзән

Кичәгесе горурландыра, бүгенгесе куандыра

«Казан» кошчылык фабрикасы юбилеен билгеләгәндә аның тарихына күз атып, эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, тырыш хезмәткәрләрен барларга, производстводагы уңышларына сокланырга, күпләр кызыгырлык социаль проектлары һәм киләчәккә корган планнары белән уртаклашырга була. Тарихсыз киләчәк юк Әлеге предприятиегә узган гасырның 70нче елларында Казан белән Яшел Үзән шәһәрләре арасында, транспорт элемтәсе өчен уңайлы Горький автомобиль...

«Казан» кошчылык фабрикасы юбилеен билгеләгәндә аның тарихына күз атып, эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, тырыш хезмәткәрләрен барларга, производстводагы уңышларына сокланырга, күпләр кызыгырлык социаль проектлары һәм киләчәккә корган планнары белән уртаклашырга була.
Тарихсыз киләчәк юк
Әлеге предприятиегә узган гасырның 70нче елларында Казан белән Яшел Үзән шәһәрләре арасында, транспорт элемтәсе өчен уңайлы Горький автомобиль юлы янындагы, сазлыклы урында нигез салына. 70 гектарга якын участокны били ул.
Туган көне 1973 елның 22 сентябренә туры килә. Тавык йомыркалары нәкъ шушы истәлекле көндә инкубаторга салынып, беренче «карлыгачлар» - чебешләр озак көттерми. Тарихы аның беренче җитәкчесе Илья Кононенко исеме белән бәйле. Ә 80нче еллардагы җитәкчесе Александр Белобородов зур үзгәртеп корулар шаһиты була. Монда өр-яңа тегермән, пекарня, ит комбинаты, ярдәмчел хуҗалык сафка баса, яңа технологияләр үзләштерелеп, заманча җиһазлар куела. Кош-корт махсус клеткаларга күчерелә. Ул мәйданнарны гына түгел, ә җитештерүчәнлекне дә арттыра. Тавыкларны яңа ысул белән асрарга мөмкинлек биргән клеткалар Мәскәүдә ВДНХда да I урын ала.
Фабрикада, нигездә, якын-тирәдән килгән яшьләр эшли. Аларга тулай торакларда урын бирелеп, озакламый яшь гаиләләр яңа фатирларда өй туйлары уздыра башлый. Фабриканың беренче балалар бакчасы һәм мәктәп сафка баса.
Предприятиедә профсоюз оешмасы эше активлаша. Клуб, китапханә, кызыл почмак, бильярд һәм теннис заллары ачыла. Шифаханәләргә юлламалар бирелә башлый.

Бүгенгесе куанычлы
Конкуренция көчле булса да, продукциясе кулланучылар базарында абруй казана. Ит ризыклары сыйфатлы, тәмле һәм иң мөһиме - ышанычлы.
«Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте составына керү белән фабриканың эше тагын да җайлана. Заманча җиһазлар, җитештерүчәнлекне арттырудан тыш, эш кулларын киметә. Яңа цехлар ачып, искеләрен реконструкцияләп, ашамлыкларның яңа төрләрен үзләштерәләр. Тавык итенең ниндие генә юк: пешерелгәне, суытылганы, катырылганы, ысланганы, иттарткычтан чыгарылганы да, ә казылыклар турында әйтеп тә торасы юк. Җитештерелгән продукциянең ассортименты бай, 150гә җитә. Хәләл ит һәм ит ризыклары әзерләүгә игътибар зур, контроль көчле, ТР Диния нәзарәтенең махсус комитеты билгеләгән вәкил производствоны тикшереп тора. Хәләл ризыклар әзерләү өчен чебешләр махсус каралып, ашату процессы да башкача оештырыла. Хәләллекне тикшерү өчен махсус тест та уздыралар.
Продукция «Пестречинка» сәүдә бренды астында чыгарылып, игътибар сыйфатка бирелә. Тавык итенең суытылганы белән сәүдә нокталарын вакытында тәэмин итеп торалар. Хәзер бу предприятие продукция җитештерүне көненә 42 тоннага кадәр җиткерүне күздә тота. Чеби чыгару, үстерү, карау, ит продукциясе җитештерү әйләнешен үтәп, аларны зоналарга бүлү эше бара. Аягында нык басып торган фабриканың 600 гектар җир мәйданы булып, үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. Үзенең автотранспорт паркы бар. Көн саен 50 автомобиль фабрикага тавык азыгы кайтарып тора. Тавыкларны тукландыра торган бөртекле культураларның экологик яктан чиста булуын контрольдә тота алырлык заманча җиһазландырылган лабораториясе бар. Кошлар бик сизгер, әгәр дә экологик яктан тайпылышлар булса, стресс кичереп, артым кими. Җитештерүчәнлекнең 70 проценты тавыкларның ничек ашатылуына, азык сыйфатына бәйле. Авыруларга киртә кую максатыннан ветеринария хезмәтенә зур бурыч куелган. Белгечләр чисталык мәсьәләсендә каты таләпләр кысасында эшли. Хезмәткәрләр цехларга махсус киемнәрдә генә керә. Комбинат продукциясе ике төрле сыйфат сертификатына ия. Андый сертификатлар санаулы кошчылык предприятиеләрендә генә бар. Аның үзенең дә сәүдә нокталары елдан-ел артып, аларның саны хәзер 100гә җиткән. «Ак Барс» холдингына кергән сәүдә нокталарын продукция белән тотрыклы тәэмин итәләр.

Барысын да кадрлар хәл итә
Предприятиедә хәзер 800ләп хезмәткәр исәпләнә. 2010 елда «Казан» кошчылык фабрикасына генераль директор итеп Илһам Кашапов билгеләнгән. Аның җитәкчелегендә монда шактый үзгәрешләр булган. Ә дистә еллар тупланган тәҗрибә, традицияләр сакланган. Намус белән эшләгән тырыш кешеләрне онытмыйлар, Киләчәккә корган планнары да зурдан. Алар һәрдаим «Ак Барс» холдингы ярдәмен тоеп, алга карап яши.
Бу фабрикада хезмәт династияләре күп. Генераль директорның производство буенча урынбасары Сергей Леонтьевны гына алыйк. Аның әти-әнисе дә биредә эшләгән. Үзе дә, чирек гасыр предприятиедә хезмәт куеп, монда һәр кешене, производствоның бөтен нечкәлеген биш бармагы кебек белә.
- Минем бабам - Яков Никудимов Татарстанда кошчылык тармагын үстерүнең башында торган, 60нчы елларда «Птицепром» трестына җитәкчелек иткән. Әти-әнием - Лидия һәм Виктор Леонтьевлар да «Казан» кошчылык фабрикасын төзегәндә үк эшли башлаган кешеләр. Әтием директор урынбасары булса, әнием инкубатор операторы иде, - дип сөйли С.Леонтьев. - Мин үзем дә мәктәптә укыганда каникулларда фабрикада эшләдем. Ә 1988 елда слесарь булып килдем. 2002 елда мине - баш инженер, аннан соң директор урынбасары итеп билгеләделәр. «Казан» кошчылык фабрикасыннан башка мин үземне хәзер күз алдына да китерә алмыйм.
Предприятиедә Маннаповлар династиясен дә яхшы беләләр.
- Ирем белән 1988 елдан бирле эшлибез без монда, - дип сөйли өлкән сатучы Равия Маннапова. - Әлки районыннан күченеп килгән идек. Ирем тракторчы иде, мин сугым цехына урнаштым. Башта җиңел булмады. 1993 елда мине буфетка сатучы итеп күчерделәр. Ирем Рамил агроном да булды, хәзер - өлкән механик. Туганы Илнар механика цехына җитәкчелек итә. Җәйге каникулда улыбыз Рәфис тә биредә эшләде, кызыбыз Раилә - бухгалтер, ә кияү - машина йөртүче. Быел эшли башлавыма 25 ел тулса да, минем әле шушы язмышыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады.
Менеджер Миләүшә Миңнуллина Апас районыннан ире Ринат белән килеп эшли башлаган.
- Фабрикада ветеринария блогында берничә ай эшләгәч, «Юдино» совхозына күчтем. 1997 елда баш хисапчы урынбасары булып кире килдем, - дип сөйли ул үзе турында. - Гомеремнең күп якты көннәре шушы предприятигә бәйле. Кызганычка, хәзер ирем исән түгел, әмма ул предприятие үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертеп китте. Хәзер улларыбыз Азат, Айрат һәм киленебез Динә фабрикада эшли.
2нче бройлер бүлеге җитәкчесе Эльвира Комиссарованың да ата-анасы биредә эшләгән. Туганы Вадим Волков башта фабрикада слесарь булып эшләсә, хәзер - цех җитәкчесе.
Финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе Эльза Фаттахова, хисапчы Гөлфия Әхмәтҗанова, автопарк шоферы Әнвәр Зәйнуллин, баш технолог Рөстәм Миникаев, контролер Тәнзилә Әскәрова, склад мөдире Лидия Сапарина, инженер-сметачы Лариса Булюхина, әйдәп баручы икътисадчы Гүзәлия Мөхетдинова, лаборатория мөдире Ирина Мишина, газ хуҗалыгы инженеры Любовь Вильдяйкина, шәфкать туташы Елена Сапарина, даруханә мөдире Гөлзадә Имангулова, сугым цехы җитәкчесе Светлана Вәлиуллова кебекләр фабриканың тотрыклы эшләвенә, җитештерүчәнлекне арттыруга зур өлеш керткән ышанычлы хезмәткәрләр. Шундый кадрлар булмаса, фабрика юбилей датасын билгели алмас, кулланучылар базарында сыйфатлы продукциясе белән абруй казанмас иде.

Кеше кадерен беләләр
Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы - 22,5 мең сум булып, ул республиканыкыннан югарырак. Һәр эшләүчегә тулы соцпакет билгеләнгән. Хезмәткәрләрнең ашханәдә туклануы өлешчә капланып, ул алар өчен тиеннәргә генә әйләнеп кала. 10 автобус аларны эшкә бушлай йөртә, кайтарып куя. Бәйрәмнәр, истәлекле даталар билгеләнеп, яхшы эшләүчеләр бүләкләнеп тора. Ветераннар да онытылмый. Хәтта пенсионерларның стажына карап, пенсиясенә предприятие хисабыннан өстәмә рәвештә түләнә. Экскурсияләр, җәйге яллар өчен чыгымнарны фабрика яртылаш каплап бара. Санкт-Петербургка, Абхазиягә, изге урыннарга экскурсияләр оештыралар. Хезмәткәрләрнең балалары өчен төрле бәйгеләр уздыру гадәткә әйләнгән. Ай саен яхшы эшләгән 4 кеше билгеләүне шулай ук традициягә салганнар. Яшьләргә предприятие исәбенә югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге бар. Ел саен Өлкәннәр көнендә өлкән кешеләр өчен бәйрәм табыны оештырып, аңа Казаннан танылган артистлар да чакыралар. Быел да шулай 406 ветеранны лаеклы итеп сыйлаганнар, бүләкләгәннәр.
Предприятие юбилеен хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый. Тантана Казанда булып, анда йөзәрләгән хезмәткәр билгеләнәчәк. Бәйрәмегез белән сезне, «Казан» кошчылык фабрикасы! Тәмледән-тәмле ризыкларыгыз белән кулланучыларны сөендереп торыгыз!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: