Яшел Үзән

Кичен һәм төнен ач торуның шифасы

Бер генә көн ашауны кысып карагыз әле. Ачлык хисе бик тиз үзен сиздерер. Әмма төнлә 8-10 сәгатьлек ачлыкны сизмибез дә. Табигать безне үзе шулай көйләгән: көндез ашыйбыз, төнлә ач торабыз. Төнге ачлык - шифалы. - Ләкин замана кешесе, кагыйдә буларак, иртән берни ашамыйча, көндез аны-моны капкалый да, төнгә каршы корсак...

Бер генә көн ашауны кысып карагыз әле. Ачлык хисе бик тиз үзен сиздерер. Әмма төнлә 8-10 сәгатьлек ачлыкны сизмибез дә. Табигать безне үзе шулай көйләгән: көндез ашыйбыз, төнлә ач торабыз. Төнге ачлык - шифалы.
- Ләкин замана кешесе, кагыйдә буларак, иртән берни ашамыйча, көндез аны-моны капкалый да, төнгә каршы корсак тутыра. Нәкъ менә шуның аркасында төрледән-төрле чирләр килеп чыга - симерүдән башлап ракка кадәр, - дип сөйли Эпидемиология һәм микробиология институты галиме, медицина фәннәре кандидаты З.Белкин, үзенең «КП» газетасына биргән бер әңгәмәсендә.
Кичен соң ашау эндокрин системасына зыян китерә. Көндез кеше энергияне углеводлардан ала һәм аларны эшкәртергә ашказаны асты бизе гормон бүлеп чыгара. Ә төнлә исә, кеше ач вакытта, үсү гормоны бүленеп чыгарга тиеш. Әмма төнгә каршы күп ашау аркасында, бу бизләрнең эшчәнлеге бозыла: ризык калорияләрен яндырыр өчен инсулин төнлә дә бүленеп чыга, ә үсү гормонын исә тиешле күләмдә эшләнеп чыкмаска мәҗбүр ителә.
Бу - бик начар нәрсә. Кеше төнлә бераз ябыгырга тиеш, әмма ул ябыга алмый. Өстәвенә, үсү гормоны аз эшләнеп чыккач, бөтен системага зыян килә, кеше картая башлый.
Кеше яшь вакытта гипофиз бизе үсү гормонын күп бүлеп чыгара. Шуңа күрә балалар тиз үсә. Әмма 35 яшьтән соң ул кимеп, организм картая башлый. Кичен соң ашау - болай да кимегән гормонны тагын да киметә һәм табигый картлык процессын тизләтә. - Америка галимнәре күптән түгел зур ачыш ясады, - дип сүзен дәвам итә Зиновий Белкин. - Алар ясалма үсү гормонын синтезлап, аны кешеләрдә сынады.
60тан узып, 80 яшькә кадәр булган кешеләргә алты ай буе үсү гормоны уколы ясала. Нәтиҗәдә аларның организмы уртача 20 елга яшәрә. Диетасыз-нисез симезләре - ябыга, буйлары яшь вакыттагы кебек зифалана. Скелет мускуллары зурая һәм көчәя. Төрле чирләргә, шул ук вакытта ракка каршы тору сәләте арта. Ашказаны асты бизе, йөрәк, бавыр, баш мие эшчәнлеге яхшыра.
- Синтетик үсү гормоны бик көчле дарудыр ул. Шуңа күрә аны бары тик табиб кына билгели ала. Гормонның эшләнеп чыгуын кеше үзе көчәйтә алмыймы соң?
- Нәкъ менә шуның өчен кичен соң ашарга ярамый бит инде. Үсү гормоны эшләнеп чыгуны йокы алдыннан ач карынга бер кисәк лимон белән кечкенә бер кисәк (30 грамм тирәсе) суда пешкән ит, яки кош ите, яки балык ашап та яхшыртырга була. Әгәр кеше кичкене артык күп ашамауны да гадәткә кертсә, алда әйткән чара аңа үсү гормоны бүленеп чыгуны көчәйтергә һәм бөтен әгъзаларының эшчәнлеген яхшыртырга булышачак.
Төнгә каршы күп ашап, инсулинның күп бүленеп чыгуы - симезлек, атеросклероз, гипертония, остеопороз, панкреатит, ревматоидлы артрит, бронхиаль астма, яман шеш авырулары китереп чыгара. Инсулин тәмәкегә, алкогольгә, наркотикларга хирыслык тудыра. Кечкенә балаларга еш салкын тия, дисбактериоз, диатез, аллергия була. Бик күп фирмалар төрле ябыктыргыч препаратлар тәкъдим итә. Ә аларның составында куркыныч химик матдәләр була. Югыйсә, Американың бер галиме узган гасырның 50нче елларында ук симезлеккә каршы көрәшнең универсаль ысулын тәкъдим иткән иде: 18 сәгатьтән соң ашамаска. Бу бөтен кешегә дә ярдәм итә. Чөнки көннең икенче яртысында инсулин шактый ким эшләнеп чыга һәм аны төнлә үсү гормоны алмаштыра. Кеше төнлә, кышкы йокыдагы аю кебек, организмдагы май запасларын яндыра.
Әллә нинди диеталарсыз да тиешле формага керергә мөмкин. Соң ашауның тагын бер куркынычы бар - йокысызлык. Бу да эндокрин системаның бозылуы. Начар йоклаучы кешенең эпифиз бизе тагын бер әһәмиятле гормон - мелатонин дип аталучы йокы гормонын бик аз бүлеп чыгара.
Әле бу гына да түгел. Кичен соң ашаучы кешенең эчәклегендә дә драматик күренешләр башлана. Уникеилле эчәк, баш мие төсле үк, төнлә йоклый, әмма ашказаны эшли. Әгәр кеше соң ашап ята икән, ашказаны актив рәвештә эшләп, ризыкны эчәккә төртеп кертә һәм йокыдагы эчәк алга таба җибәрмәгәнлектән, ризык бер урында өелеп ятарга мәҗбүр. Нәтиҗәдә уникеилле эчәк кабык эчендәге сарделька төсле сузыла. Ризык эчәккә эләккән икән, сигнал бавырга, ашказаны асты бизенә барып җитеп, инсулин белән үт суы бүленеп чыга. Үт суы ризык белән тулы эчәккә үтеп керә алмыйча, үт куыгында җыелып кала һәм куык ялкынсына, ташлар барлыкка килә. Ашказаны асты бизе дә, эчәккә үтеп керә алмагач, бизгә таба кире куыла һәм панкреатит, беренче тип диабет барлыкка килә. Болар белән бергә гастрит, черек микрофлора, дисбактериоз, эчәклек аллергияләре килеп чыга.
- Кичен артыгын ашамас өчен нәрсә эшләргә соң?
- Көн дәвамында ешрак, әмма аз-азлап ашауны гадәткә кертергә кирәк. Иртән чәй белән бутерброд - ризык түгел. Иң яхшысы - солы боткасы. Эш көне тәмамлануга ашап алырга тырышыгыз. Өйгә ач карын белән кайтып кермәгез. Әгәр дә кеше аз-азлап еш ашый икән, аның ашказаны да кечерәя, туяр өчен күп ашау таләп ителми башлый.
Кофе, әгәр аны ике чокырдан арттырмасаң, баш мие эшчәнлеген яхшырта, стресстан бушата, артык күп ашау нәтиҗәсендә килеп чыга торган картлык маразмы (юләрлеге), ягъни баш миен җимерүче паркинсон һәм альцгеймер чирләреннән саклый. Әмма иң мөһиме - кичкене 18 сәгатьтән соңга калмыйча ашау. Кичке һәм төнге вакыт безгә табигать тарафыннан шифалы ач тору өчен бирелгән. Моны онытырга ярамый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: