Яшел Үзән

Кичә социаль челтәрләрдә кешенең югалуы турында хәбәр пәйда булган иде

35 яшьлек таксист Александр Кротов якшәмбе көнне "Мотор" такси хезмәтенә эшкә чыгып китә, ә 22:00 сәгатьтә аның белән элемтә өзелә. Һәм ул өенә кайтмый.

Таксистның машинасына дүшәмбе көнне бакча җәмгыятендә тап булалар, ир-атны үз автомобиленең багажнигында бәйләнгән һәм үле килеш табалар. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Үтерүчене эзләү алып барыла. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: