Яшел Үзән

Хәзер кошчык очып чыга!

Дөрестән дә, фотографларның: «Хәзер кошчык очып чыга!» – дигән гыйбарәсе кайчан һәм ничек килеп чыккан соң?

Билгеле булганча, XX гасыр башында фотога төшерү гаять авыр эш саналган һәм аңа 10 минуттан артык вакыт сарыф ителгән. Яп-якты ут каршында селкенмичә, кымшанмыйча урындыкта утыручы күпләр йокымсырый башлаган яки кайберләре һуштан язып егылып төшкән. Фотога төшүче үзен җәзалыйлар кебек хис иткән, озак көтү сәбәпле, фотосурәттә аның «төпсез» күз карашы чагылган.
Андый шартларда балаларны фотога төшерү турында сүз дә алып бару мөмкин түгел. Ихтыяр көче булган өлкәннәргә дә авыр тоелган бу эш, ә тик тора алмаган бала-чагаларга бөтенләй туры килми, шуңа күрә аларны соңрак сурәткә төшергәннәр.
Заманча технологияләр куллана башлаганнан соң гына сабыйларны фотога төшерү мөмкинлеге барлык­ка килә. Узган гасырның 20 нче елларында тапкыр фотографлар үзләренә яңа җайланма уйлап тапканнар. Бала көйсезләнмәсен, тыныч утырсын, карашын фотоаппаратка юнәлтсен өчен, аның игътибарына җиздән (латунный) ясалган кошчык куйганнар. Ул көчле ут яктысында ялтырап торган. Аскы өлешенә су тутырылган, арткы ягына «резин груша» тоташтырылган. Аны кыс­калагач, «кошчык» сызгырган тавыш чыгарган, чын кош сайравын хәтерләткән. «Хәзер кошчык очып чыгачак!» – дигән сүзне ишеткәч, бала игътибар белән камерага карап, шул могҗизаны көтеп торган. Билгеле инде, фотосурәтнең сыйфаты да яхшы килеп чыккан.

Нияз Мингалиев.
Казан

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: