Яшел Үзән

Хуш, бәхил бул, күренекле якташыбыз!

Озакка сузылган каты авырудан соң, Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлек лесе Гамир Хәлим улы Гарифуллин вафат булды.

Ул, татарстанның Чистай районы Чирүле Шонталы авылында ярлы гаиләдә 1935 елда (21 октябрь) дөньяга килгән. Аның балалык еллары Габдулла Тукай биографиясен хәтерләтә. 1943 елда яз көне басуда башак җыйган өчен, 8 яшьлек Гамирның әнисен 5 елга хөкем итеп, ГУЛАГ лагерьларына илтеп тыгалар. Ул бөтенләй ятим кала. Авыл «хуҗалары» малайны күп балалы бер хатын өенә урнаштыра. Колхоз, ятим балага дип биргән ризыкны, хуҗа хатын үз балаларына ашатып, Гамирны ачтан үлү дәрәҗәсенә җиткерә. Бу хәлдән соң аны икенче гаиләгә күчерәләр. 1944 елда Чистай районында яңа ачылган балалар йортына урнаштыралар.

1951 елда 7нче сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Гамир Казан авиация техникумына укырга керә. Бу елларда анда татар телен күренекле язучы Әмирхан Еники укыта.

Бу – егеткә төпле белем алырга мөмкинлек бирә.
Өч ел Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1961 елда Яшел Үзәнгә килеп, Серго исемендәге заводка эшкә урнаша. Ә 1965 ел башында Горький исемендәге суднолар төзү заводына күчә. 1969 елда Казан авиация институтын тәмамлап, инженер-техник дипломына ия була.

1990 еллар башында милли-азатлык хәрәкәте киң җәелә. Гамир Гарифуллин да бу изге эштән читтә калмый. 100 меңлек шәһәрнең 40 мең чамасын татарлар тәшкил итсә дә, татар телендә белем бирә торган бердәнбер мәктәп 50нче еллар азагында ябыла. Балалар бакчаларына татарча сөйләшмәү шарты белән генә алалар. Татар телендә чыгып килә торган «Идел ягы» газетасы, нибары, 200 данә генә чыга. Ә «Зеленодольская правда» 24 мең тираж белән басыла.

Болар барысы да, милләт өчен янып йөргән Гамирны бик борчый. Бәлки, хакимиятләр ишетер, дип, Казан радиосына берничә тапкыр язып та җибәрә. Радио әлеге үтенечне тыңлау чыларга җиткерә. Акрынлап фикердәшләре күбәя. Бу вакытта Гамир иҗтимагый (җәмәгатьчелек) үзәкнең Зеленодольск бүлеге рәисе була. Активистлар ярдәме белән өч татар балалар бакчасы, ике милли урта уку йорты ачыла. Шулай ук, китапханәләрне татарча китап һәм газета-журналлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Билгеле, бу чараларда Гамир әфәнде иң актив катнашучыларның берсе була.

Нишләп син, Гамир абый, бушка шулкадәр халкыбыз, милләтебез, дип чабып йөрисең инде, дип сорасаң, ул (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын): «Мин Гаяз Исхакыйның якташы бит (икесе дә Чистай районыннан), ничек инде аның васыятьләрен җиргә салып таптарга тиеш?!» – дип җавап бирә иде. Г. Исхакыйның якташы булуы белән бик горурлана, үзен аның эшен дәвам итүче итеп тоя иде.

Шул елларда Гамир әфәнденең халык депутаты булып сайлануы аны тагын да канатландырыбрак җибәрде. Үзем дә сәяси-иҗтимагый вакыйгаларга битараф булмаганлыктан, аның белән бик еш очрашып, озаклап сөйләшеп туймый идек. Мин бу елларда мәктәптә тарих һәм татар теле укыттым. Аның эшчәнлеген, активлыгын язып бетерерлек түгел. ә ул үзе рәхәтләнеп көлә иде дә: «Депутат булгач администрация белән дә, мәктәп директорлары белән дә сөйләшүе җиңелрәк бит, яратып бетермиләр инде минем һаман борчып йөрүемне», – дия иде. мәктәпләрдәге татар теле укытучылары белән еш очрашып йөрде ул, борчыган мәсьәләләрен, үтенечләрен чишәргә ярдәм итте. Казан юлында күпме йөгерде, мәгариф минстрлыгында, язучылар союзы берлегендә, төрле редакция бусагаларын таптады.

Александр Хөсәенов, Әлифел Таразова, Рамазан Шәй дуллин һәм башка актив кешеләр белән берлектә Яшел Үзән шәһәрендә татар газетасын булдыру өлкәсендә Гамир абый бик күп тырышлык күрсәтте һәм бу мәсьәлә уңай хәл ителде.

Гамир Гарифуллин иң беренче тарихи һәм публицистик әсәрләрен «Шәһри Казан» газетасында, Чаллыдагы «Аргамак» журналында бастыр ды. Аннан соңгы елларда ул үз әсәрләрен «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Звезда поволжья» газеталарында һәм «Мирас» журналында укыгансыздыр.
Соңгы елларда Татарстан язучылары җыелышларында катнаша, атак лы язучыларыбыз белән шәхсән аралаша иде.

Ул язучы буларак кына түгел, ә кеше буларак та ачык йөзле, тиз аралашучан, һәркемгә карата ихтирамлы, үзенә таләпчән кеше иде. аны белгән һәркемнең күңелендә сакланган якты истәлекләр рухына дога булып барсын иде, диясе килә.
Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, кеше китә, эшләгән эшләре кала.

Язмамны Габдулла Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» дигән шигыреннән бер куплет белән тәмамлыйсым килә:

Көч белән гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул иде көчле вә кул җитмәс кеше,
йолдыз кеби,
Әүлияләрне китерсәм каршыма –
Күрмәмен дип уйлыйм бер якты йөз,
ул йөз кеби.

Габбаз Зиннәтуллин.
Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 май 2020 - 23:14
    Без имени
    Бушка тугел, бушлай)))