Яшел Үзән

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлаулар кабул итегез!

Халыклар бердәмлеге көне ул – берләшеп Ватанны дош маннардан коткарган ата-бабаларыбыз күрсәткән югары патриотизм символы гына түгел, ә бары тик күмәкләшеп кенә, бер йодрык булып кына бөтен сынауларны җиңеп һәм күпмилләтле илебезнең стратегик мәнфәгатьләрен саклап булачагы турында кисәтү дә.

Татарстан Конституциясе көненең Халыклар бердәмлеге бәйрәменнән соң билгеләнүе символик мәгънәгә ия. Респуб ликада яшәүчеләр, конфессия ара татулыкның, бер-береңә ярдәмләшеп яшәүнең һәм Ватанга фидакарь хезмәт итүнең кадерле кыйммәтләрен буыннан-буынга җиткереп, Россия Федерациясе тарихында бик күп якты эзләр калдырды. 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең күп меңле коллективы, күпмилләтләр бердәмлеге һәм гражданнар тынычлыгы хөкем иткән Татарстанның үзенчәлекле өлкә буларак данын арттыру максатыннан, көн саен туган төбәкнең үсеше, илебезнең оборонасын ныгыту өчен хезмәт итә. 
Кадерле дуслар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез! Һәрберебезнең эшчәнлеге, Ватаныбызның чәчәк атуы хөрмәтенә, тынычлыкка, яхшылыкка һәм татулыкка хезмәт итсен! 


Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ 
генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге 
Яшел Үзән заводы» АҖ 
профсоюз оешмасы рәисе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: