Яшел Үзән

Әниебез белән бәхетлебез

Хөрмәтле редакция! Сезнең гәҗитегезне гаиләбез белән яратып укыйбыз. Бүген мин сезне иң тугры абунәчегез – әнием Өммегөлсем Зәкиуллина белән таныштырырга булдым.

Әнием Буа районы Ташкичү авылында сигезенче кыз булып дөньяга аваз сала. «Бәхете белән туган булсын!» – диеп, бабам, шул заманда киң таралган җыр дагыча, әниемә Өммегөлсем дип исем куша. Бик сәләтле бала булып үсә: мәктәптә гел «5» билгеләренә генә укый. Җыр-биюгә оста, оештыру сәләтенә ия булган әнием белем алырга хыяллана. Ләкин балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, унбер яшеннән колхозда эшли башлый: кырда чүп утау, печән әйләндерү, ындырда ашлык җилгәрү, язын – утыз чакрым район үзәгеннән кул арбасына төяп, ач-ялангач килеш чәчүлек ашлык ташу – берсе дә калмый. Ул елларның барлык михнәтләрен иңнәрендә күтәргән кырык бернең балалары әнә шулай Җиңүгә үз өлешен кертә! 
Авылның иң чибәр, иң уңган кызы булып буй җиткән әниемә күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан взвод командиры – әтием Әбзалетдин Гаязов бер күрүдә гашыйк була. Озак та үтми, бергә тормыш корып җибәрәләр, һәр туасы көнгә шатланып яши башлыйлар. Әни клуб мөдире булып эшли, авыл яшьләренең ялын күңелле үткәрү максатыннан спектакльләр, концертлар, төрле кичәләр оештыра. Өч баласы тугач, хыялы да тормышка аша: Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кереп, читтән торып белем ала. әле анда укыганда да, алдынгы студент була, курс эшләрен, куйган спектакльләрен һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәләр. 
Гомер буе безнең өчен беренче укытучыбыз, яраткан тәрбиячебез булып яшәде. Заманалар авыр булса да, тормышны, кешеләрне яратырга, кыенлык ларны җиңәргә өйрәтте. Бүгенгедәй хәтеремдә, мәктәптән, «3» билгесе алып, өйгә елап кайттым. Әнием, сәбәбе нәрсәдә икәнен белгәч, башымнан сыйпап: «Кызым, тормыш дигәннәре ай-һай катлаулы ул, бу дөньяда «3»леләрең дә, «5»леләрең дә күп булыр әле синең. Елыйсың килгәндә дә, дөньяга елмаеп кара, һәркемгә ярдәмчел бул, кешеләргә ачу саклама, үзеңнең исемеңә, намусыңа тап төшермә», – дип тынычландырган иде. 
Әнием гомере буе матурлык ка омтылып, безне дә, балаларыбызны да дөньяның ямен белеп, гүзәллеген күреп яшәргә өйрәтте. Бакчабызда төрле-төрле чәчәкләр, бигрәк тә роза чәчәкләре үстерде. Җәннәт бакчасымени! 
I сыйныфта укыганда кызым Ләйсән иншасында: «Дәү әниемнең бакчасына бар кеше дә сокланып үтә. Шулай булмыйча соң, аның бакчасы да үзе кебек матур, кешеләргә шатлык бүләк итә», – дип язган иде. Бервакыт төнлә розаларны сындырып, урлап чыкканнар. Әнием үксеп елаган кызымны: «Ярар инде, кызым, елама. Кибетләр ябык бит, безнең бакчадагы кебек затлы розалар юк та әле анда. Берәү яраткан кызы янына ашыккан, чәчәк биреп шатландырасы килгәндер, сөйгәнен сөендергән», – дип юатырга тырышты. 
Хәтерлим, кышкы буранлы төндә: «Апама операция булган», – дигән хәбәр алдык. Иртәнгә хәтле түзеп тора аламы соң ана йөрәге! Берүзе (әти командировкада) 14 км ераклыктагы станция гә төнлә чыгып китте. Ул елны кырларда бүреләр кешеләргә һөҗүм иткән очраклар бик күп иде. «Әти-әниемнең, каенанам ның догалары булышыр әле», – диде ул. Әйе, ничә еллар каенанасы белән бер йортта дус, тату яшәп, гомере буе аны сагынучы бик сирәк киленнәрнең берсе дә әле ул безнең! 
Өммегөлсем әниемнең йөрәге генә түгел, куллары да алтын: ул пешергән ризыкларны ашап туймаслык, һәрбарчабызга бәйләп, тегеп киерткән киемнәре һәркемне таңга калдырырлык! Хәтта, пальтоларга хәтле бәйләп киертте. Әле күптән түгел генә изге теләкләрен тели-тели, безгә ап-ак матур шәл, оныкларына түбәтәй бәйләп бүләк итте! 
Зәкиулла бабабыз бик укымышлы, дини кеше булган. «Кая гына барсагыз да, нинди генә хезмәттә булсагыз да – Аллаһы Тәгалә юлын ташламагыз», – дип васыять итеп калдырган балаларына. 
Әниемнең энесе – Гыйльмулла Хәлиуллин бабайның васыятен үтәп, динебезне торгызу юлында армый-талмый эшләде, Казан каласының уртасында «Мәдинә» мәчетен төзетеп, авылда, районда 9 мәчет салуны башлап йөрде. Күп еллар «Мәдинә» мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын башкарып, Татарстан нәзарәтенең ревизия комисссиясе рәисе булып, бик күпләргә игелек-шәфкать кылып яшәде, хәйрия эшчәнлеге буенча «Алтын йөрәкле ир-егет» конкурсында җиңеп чыкты. Изге күңелле абыебыз бүгенгесе көндә вафат инде. 
Кечкенәдән дин тәрбиясе күреп үскән әнием дә, аның туганнары да шәригать белемнәрен үзләштереп, Коръән укырга өйрәнгән. Шөкер, әниемә хаҗ кылырга да насыйп булды. Бүгенгесе көндә файдалы киңәшләре, изге догалары белән авыр минутларда безгә – балаларына, туганнарына, күршеләренә ярдәм итеп тора. Тикмәгә генә әниебезне барысы да «Ак Әби» дип йөртмиләр! 
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык, бөтен гомерен безгә, балаларына багышлап, кайгыларыбызны уртаклашып, уңышларыбызга шатланып яшәүче изге җанлы Әниебез белән бәхетле без!
Гүзәл Мифтахова.
Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: