Яшел Үзән

Күгәйдән мин, Гайнуллиннар нәселеннән

«Балаларын бабаларының кем икәнен белгәндә генә гаиләң чын гаилә була» Туфан Миннуллин.

Кем мин? Кем нәселеннән мин? Минем әби-бабаларым кемнәр булганнар, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Бу тормышта минем урыным кайда? Шушындый һәм шуңа охшаш сораулар күңелгә кергәнгә күрә, үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барлый, әби-бабаларымның тормышлары белән җентекләбрәк кызыксына башладым.

Әби-бабаларым инде күптән гүр ияләре, мин аларның бары тик йомшак күңелле булуларын, мине бик яратуларын гына хәтерлим. Шулай ук әбиемнең йомшак кулларын, назлы карашын гомерем буе истән чыгармам. Бабамның мине сөеп: " Чын Гайнуллин икән бу! -диюләре колактан чыкмый.

Шулай булгач, максатыма ирешү өчен мин күбрәк әти-әни янында үземнер гадәти булмаган (алар ишетергә күнекмәгән) сорауларым белән "туйдыра" башладым. Ни гаҗәп, алар моңа бер дә каршы килмичә, белгәннәрен түкми-чәчми миңа сөйли бардылар. Бу аралашу безне, ничектер,

тагын да якынайтты кебек.

"Олыларны олылау, туган -тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз",- дигәннәр бабаларыбыз. Гаилә кешеләр өчен бик зур әһәмияткә ия. Гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту тиеш. Болай эшләү- өлкән буынны изге итеп тану, борынгылар белән элемтә урнаштыру, аларның яхшы эш - гамәлләре белән горурлану хисләрен тудыра. Ә бу, үз чиратында, кешене сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй-гамәлләрне алга сөрә.

Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә - мәңгелек мәсьәлә ул. Яшьләрне тәрбияләүдә өлкәннәр тәэсире бик кирәк. Шул очракта гына яшь кешегә үз нәсел шәҗәрәсен үзләштерү өчен уңай шартлары туа. Нәсел чылбырында үзенең булуын тою, кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли.

Күгәй авылы- нәсел башы бишеге Безнең бөтен нәсел тамырларыбыз Яшел Үзән районы Күгәй авылына барып тоташа.

Күгәй авылы - Идел аръягында Зөя елгасының култыгы - Әрә елгасы буенда сөзәк таулар арасында урнашкан. Риваятьләргә караганда Казан ханлыгы җимерелгән вакытларда җир эзләп килеп утырган дүрт туганның берсе - Күгәй би нигез салган авыл.

Галим Марсель Әхмәтҗанов 14 буыннан торган Күгәй би шәҗәрәсен беренче тапкыр фәнни өйләнешкә керпе. Ул бу шәҗәрәнең өч варианты барлыгы турында яза. Шуларның берсе, Күгәй авылыннан табылган 3. Әдиатуллин вариантының төп нигезе, түбәндәгедән гыйбарәт: Казан би -* Күгәй би -> Исәнбулат ->. Сөләйман -► Акбатыр -* Зәйни -» Әхмәди -» Солтан -► Әмир -* Хәйбулла -> Әдиатулла (1885- 1975) -* Хатип (1929) Рифат. Шәҗәрәнең телдән сөйләнгән легендасы бар. 1390 ел тирәсендә дүрт агай-эне Эрә суы тирәләренә килеп утыра. Аларның өлкәне Күгәй би исемле булып, калганнары Күгеш би, Айдар би һәм Ислам би дип аталганнар. Боларның һәрберсе үз исеме белән авыл нигезләгән: Күгәй би - Күгәй авылын, Күгеш би - Күгеш авылын, Айдар би - Айдар авьцЫН; Ислам би - Ислам (Слам) авылын.(чыганак: Рухи башкалабыз: Мәшһур татар авыллары / фг. Гарипова. - Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.)

Хәзерге авылда минем бабам - Гайнуллин Галим йорты урыны - авылның беренче тон нигезләренең берсе булган диләр. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган

Минем әти-әнием, әби-бабаларым шушы Күгәй авылында туып-үскәннәр, гомер иткәннәр Гайнуллиннар нәсел агачының, мин белгән дүрт буыны, шушы авылда яшәп, авыл тарихында җуелгысыз эз калдырып киткән олы шәхесләр.

Ватан тарихы - нәсел тарихы

Нәсел тарихына Ватан тарихының тәэсире бик зур.

Бабамның әтисе - Гайнуллин Шәйхулла Гайнулла улы (1894-1941) урта хәлле крестьян гаиләсеннән. Күгәй авылында ике мәчет булып, Шәйхулла бабам берсендә мәзин вазыйфаларым үтәгән, авыл балаларына дип сабаклары биргән кеше. Бик зирәк, акыллы һәм укый-яза белгәнгә, авыл халкы аны землемер итеп сайлый. Бу вазыйфаны халык бары намуслы, белемле кешеләргә генә ышанып тапшыра торган була. 1925 елда Күгәй авылында башлангыч мәктәп ачыла.

Авыл халкын наданлыктан йолып алуда Шәйхулла бабам да армый-талмый хезмәт итә. 1937 елнын декабрендә авыл куштаннары Яла ягып җибәргән донос буенча кулга алына. "Советка каршы агитация алып баруда гаепләнеп, 58-статья белән 10 елга хөкем ителә. Зоя утравындагы төрмәдә 1941 елда үлә. Еллар үткәч, бабам гаепсезгә хөкем ителгәне раслана. Хәзерге вакытта Зөя утравында зур реставраөия эшләре башкарылганнан соң, Шәйхулла бабам утырган төрмәне музей ясаганнар. Киләчәк буыннар онытмасын өчен, тарихтан сабак алсыннар дип, элеккеге төрмә эчендә музей хәтирәләрне яңарта.

Әтием Хәерниса әбиемне бик җитез, тырыш - эш сөючән карчык итеп хәтерләвен сөйли иде. Динне кыскан заманаларда да ул намазларын укып бара иде, безгә матур итеп бәетләр җырлый иде дип исенә төшерә.

Язмамның шушы урынында Ф. Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" повестеннан түбәндәге юлларны кигерәсем килә:" Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар Түземнәр генә бәхеткә лаек".

Бабам Шәйхулла улы Галимулла Гайнуллин 9 яшьтән "халык дошманы баласы" ярлыгы белән яши, Ачлы-туклы балачагы әтисез;[ек белән тилмереп уза. Хезмәт юлын тракторчы булып башлап җибәрә. Куйган максатына иреШүЧӘН бабам башта икьтисадчы-хисапчы, аннан соң агроном белгечлегенә укый. Җирнең кадерен белеп эшләүче агрономның оештыру сәләтен күреп, аны "Ильич" исемендәге туган колхозында рәис итеп сайлыйлар. Галимулла бабам колхозны җитәкләгән чорда колхоз көче белән авылда яңа мәктәп бинасы калкып чыга. Яңа мәдәният йорты төзелә. Шул чор таләпләренә туры килгән, бөтен уңайлыклары да булган ясле- бакча бинасын булдыра. Колхозчыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан торак йортлар салдыра. Колхоз идарәсе дә аның тырышлыгы белән яңа бинага күчә. Механизаторлар өчен ул төзеткән кыр станы зәвык белән бизәлгән, радио, электр, телефон кертелгән. Ашханә, душ бүлмәләре, эш өчен бөтен шартлар тудырыла. Мәктәп балалары өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Иген үстерү, сөт җитештерү да күзгә күренеп арта. 1968 елда колхоз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча РСФСР күләмендә ярышта җиңеп чыга. РСФСР Министрлар Советы күчмә Кызыл байрагына лаек була. Галимулла бабам 22 ел дәверендә колхоз җитәкчесе булып эшли. Монда аның күпме йокысың төннәре, борчулы-мәшәкатьле хезмәте түгелгән тире, тәмам какшаган сәламәтлеге ята.

Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкарганын хөкүмәт тә югары бәяләгән: Галимулла бабам хезмәттәге уңышлары өчен РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме, Ленин ордены, Октябрь революциясе, Дан билгесе орденнары, күп санлы медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Галимулла бабам Гайнуллин бөтен гомерен Күгәй авылы халкына хезмәт итеп үткәрә. Лаеклы ялга чыккач та авылга соңгы ярдәме итеп мәчет төзетә. "Солтания" мәчетендә һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дини 6елем ала, ү3 вакытында Шайхулла бабай Күгәй авылы мәчетендә мәзин булып торса, Галимулла бабам үзе төзеткән мәчеттә имам-хатиб вазифасын тәмам белеп, җанын биреп башкара.

Үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшләү аның яшәү тәртибе була. Мәчеттәге вазыйфалар белән генә чикләнми Галимулла бабам, дини тәрбия, әхлак темасына мәкаләләр язып, районның "Яшел Үзән" газетасы белән элемтәдә тора, һәр дини бәйрәм алдыннан газета бабамның мәкаләләрен бастыра торган була. Бабам яшь буынга үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып үгет-нәсыйхәтләрен китап игеп чыгарды.Аның автографы белән ул китапны без бик кадерләп саклыйбыз.

Галимулла бабам Гайнуллин бик көчле шәхес, алга карап эш итә торган акыллы кеше. Эше- тормышы белән кешеләр күңелендә үзеннән соң шундый матур эз калдырып китүче кешеләр бик сирәк.Күгәй авылының яше-карты аны бик хөрмәт итә һәм хәзер дә сагынып искә ала. Бабам

төзеткән мәчетне "Галим мәчете" дип йөртә күгәйлеләр. .

Галимулла бабамның тормыш юлдашы, ярдәмчесе - киңәшчесе - минем әбием Ибраһим кызы Мәрьям. Чистай педучилищесын бетереп килгән әбием Галимулла бабам белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбием Күгәй авылы мәктәбендә балаларны укыткан. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкарырга тырышучы, таләпчән укытучы булган ул. Балалар бакчасы ачарга уйлагач, әбием мәктәптән шунда мөдир булып күчә, җиһазларны үзе ташып, коллектив туплап, зур гына яшелчә бакчасын ясап куя. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Минем әнием дә балачагын шушы балалар бакчасына йөреп үткәргән.

Мәрьям әбием авылда үткәрелгән бәйрәмнәрнең һәрдаим үзәгендә булган. Күгәй авылының алыштыргысыз Кыш бабае да булган ул минем әбием.

Гомере буе укырга бик яраткан: өем-өем газета-журналлар яздыра-укыи, шкаф тулы китаплар иде әбиемнең өендә. Кул эшләренә бик оста булган әбием - үзе тегә-бәили, кызларын да да өйрәткән. Догаларны бик күп белә, без - оныкларга да беренче догаларны Мәрьям әбием

ӨГалимулла бабам Күгәй авылында мәчет төзеп чыккач, Мәрьям әбием бабай белән авыл балаларына, хатын-кызларга дин сабаклары бирә. Коръән ашларына изге. Китап сүрәләрен укырга Мәрьям әбиемне чакыра иделәр.

Укытучы буларак та, абыстай буларак та, гомумән, ярдәмчел кеше буларак, Мәрьям әбием халык арасында хөрмәткә ирешкән шәхес.

Менә шундый эшчән-тырыш гаиләдә минем әтием Галимулла улы Шәүкәт үскән. Нәсел дәвамчысы буларак, әтием дә һөнәрне туган җиргә якын сайлаган. Ул - югары белемле агроном.

Галимулла бабам колхоз җитәкләгән чорда әтием беренче хезмәт чыныгуларын туган авыл кырларында алган. Бабам белән бергәләшеп иңгә-иң эшләгәннәр, туган колхозның кырларында иген иккәннәр, чәчү чәчкәннәр, җыелган уңышларга бергә сөенгәннәр.

Җиргә булган, авылдашларына булган кадер - хөрмәтне бабам улына - минем әтиемә сеңдерергә тырышкан. т. "

Әтиемнең гомер юлдашы - минем әнием Гайнуллина Фәния Нурзада кызы Күгәй авылында туып-үскән. Ул да авылда бик кирәкле белгеч - югары белемле ветеринар. Әнием дә хезмәт юлын туган авылында - "Ильич" колхозы фермаларында башлап җибәрә. Колхоз сыерлары белән генә чикләнми, авыл кешеләренең мал-туарын дәваларга өлгерә әнием. Чөнки гомер буена мал асраган авыл халкы өчен ветеринарның кирәклеге әйтеп бетергесез. Тәүлекнең теләсә кайсы

вакытында ул ярдәмгә килергә әзер тора.

Тормыш дулкыннары гомер узу белән әти-әниемне икенче ярга китереп куйса да, уган як - Күгәй авылы белән безнең бәйләнеш өзелми саклана. Бик еш авылга кайтабыз, әби- бабаларыбызны зыярат кылабыз, аларны искә алып, догалар укыйбыз.

Гайнуллиннар нәселе дәвамчылары Күгәй авылында хәзер дә яшиләр. Матур эшләре белән авыл халкына хезмәт итәләр, нәсел тамырларын нык саклыйлар.

Мин дә - Күгәйдән, Гайнуллинар нәселенең дәвамчысы, менә шундый күркәм эшләре белән безнең нәселебез илебезгә, ватандашларына хезмәт итеп тирән эз калдыра һәм киләчәк буыннарга яшәү өлгесен күрсәтә. Туган илебез тарихында безнең дә нәселебез лаеклы урын алган, хәзер инде шул урынны югалтмыйча, ата-ана, әби-бабай мирасын саклап, үзебезнең татар тамырларыбызны югалтмыйча яшәү- безнең буын бурычы.

Мин - Шәүкәт улы Раушан. Гайнуллиннар нәселеннән. Бүгенге көндә мин Лаеш интернат- мәктәбенең 8нче сыйныфында укыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: