Яшел Үзән

Күгешне күңелле үзгәрешләр көтә + фоторепортаж

Күгеш авылы халкы җитәкчеләр, яңа район башлыгы белән очрашуга быел аеруча ныклап әзерләнгән иде. Мәдәният йорты авария хәлендә, идәне җимерек дип тормаган үзләре, яңа елны гөрләтеп шушы бинада каршы алганнар, ә халык җыены мәктәптә узды. Һәм аның ишегалдында авылның алтын куллы ир-егетләре ясаган техника күргәзмәсе оештырылган иде. Колхозлар таркалып, тракторларга кытлык башлангач, хуҗалыктагы эшләргә менә шушы техника ярдәмгә килә дә инде.

 

Бүгенге көндә 32 укучыга белем бирү йортына кергәч, кунакларны моңлы гармун тавышы каршы алды. Биредә, шулай ук, авылның оста куллы, тырыш гаиләләрнең иҗат һәм хезмәт җимешләре тәкъдим ителгән иде. Мал-туар асрап, сөттән төрледән-төрле ризык­лар әзерләп, шәһәр халкын сыйлаучы Хәсәновлар хакында язган идек инде. Ә Рәминә апа Гыйззәтуллина кичләрен  кул эшләре белән шөгыльләнә икән, нинди генә картиналар чикми ул. Зөлфия Әдиятуллина, Раушания апа Таева да бәйләнгән оекбашларын, мунчалаларын бу көнне башкаларга тәкъдим итте. Менә шулай, тынгысыз күгешлеләр белән аралашканда авылның иң оста гармунчысы Мансур абый Зыятдинов (рәсемдә) белән таныштым. Атказанган агроном да әле үзе, СөбеһанАллаһ, татар халкының моңлы җырларын сузып, авылны җанландырып торучылар бар икән, дип шатланып кайттым. Ялындырып торыш юк, гармунга кушылып Илдар абый Зәбихуллин искиткеч матур тавышы белән җырлап та күрсәтте. Үзебезне рәсми җыелышка түгел, ә бер бәйрәмгә килгән кебек хис иттек. 2020 ел зурлап каршы алырлык та шул: ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75нче язын каршы алабыз, Аллаһ боерса.
Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин өченче чакырылыш 98нче сессия дип ачып җибәрсә дә, килгән халык өчен шул гадәти җыен инде ул. Асылы шул: узган елга җитәкченең хисабы һәм авырт­кан урыннарны күтәреп чыгып, район җитәкчелегенә җиткерү, аның уңай якка үзгәрүенә өметләнү.
Редакциягә килгән халык фикере буенча, җирлек башлыгын биредә яратуларын беләбез. Шуңа да, Альберт Альфредович үз чыгышын бик саллы итеп, авыл тормышын һәм дә эшчәнлекләрен бар яклап яктыртырга тырышкан иде. Аның сүзләрен кабатлап язып утыруны кирәк дип санамыйм. Туган ягының бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркем  җыенга килгән иде. Шунысын гына ассызыклап китәм: үзсалым акчасын җыю буенча уртак фикергә килгәннәр. Пропискада торучы, 18 яше тулган һәркем Әрәдә 700 сум, Күгештә 1000 сум, ә Айдарда 1500 сум җыярга кирәк дигән карар кылган, Афәрин!  елның беренче өч аенда ул акчаны тапшыру хәерле, бер сумның дүрткә тапкырлануын йөз кат аңлатып тормасак та, яхшы беләсез. Чөнки, шушы акчага башкарылган тигез юллар, яктыртылган урамнар, су башнялары һәм башкалар күз алдында. Һәм эшлиселәр дә байтак. Моннан тыш, республика программалары буенча да яңалыклар көтелә. Быел, элеккеге авыл советы бинасы урынында, яңа ФАП барлыкка киләчәк.
– Яңа клуб төзү буенча аерым проект документлары эшләнгән, 2020 елда 200 урынлы мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге бинасы белән бергә күп функцияле үзәк төзеләчәк, Аллаһ боерса, – дип шатландырды  Альберт Гатауллин.
Бу яңалыкка сөенергә генә кирәк тә бит инде, әмма халык яңа бинаның элеккеге урынында түгел, ә мәктәп янында төзелүенә ризасызлык белдерә.  Чөнки, авыл кергән урында гына булса ямьлерәк тә, Айдарда яшәүчеләргә дә җайлырак булыр иде, диләр. Әмма, иске клуб җире документлар буенча авыл хуҗалыгы исәбендә тора икән. Шуңа да монда салу мөмкин эш түгел.  
Күгеш халык җыенына бер төркем җаваплы җитәкчеләр белән район башлыгы Михаил Афанасьев та килде. ул мәдәният йорты, мәктәп белән якыннан танышты. Җыен барышында үз фикерләрен дә җиткерде.
– Яшел Үзәндә мин әле яңа кеше, шуңа да мактанып сөйләрлегем юк. Бар теләгем сезнең белән якыннан танышу. Бар авыллардагыча, эшсезлек проблемасы сездә дә бар. Ә биредәге халыкның тырышлыгын үзмәшгульләр күргәзмәсеннән дә күрергә була. Зур завод-фабрикалар төзи алмыйбыз. Барысы да үз кулыгызда. Андыйларга дәүләт ярдәм итәргә әзер, – диде район җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: