Яшел Үзән

Күгешнең авыл иләме – йөз яшьлек Зөһрә йолдызы бар

Картаямын, диеп, үкенмәгез, Картлык һәркемгә дә эләкми. Гомер барсында бар. Картлык белән Язмыш сайлап кына бүләкли.

Йөз яшеңдә дә, көненә биш вакыт намазыңны укырлык ачык зиһенең, йорт тирәсендәге эшләрне башкарырлык дәрманың булса, картлыкны, әлбәттә, язмышның бүләге, дип кабул итәргә буладыр. Күгеш авылында бер гасырлык гомер юлы үтүче Сафиуллина Зөһрә Шакирҗан кызы кебек. Орчык хәтле генә бу чибәр әбигә Ходай мондый картлыкны, кичергән авыр тормышы, ни генә кичерсә дә, саф булып кала алганы өчен, бүләк итеп биргәндер. Тыкрык кырыенда урнашкан, бик матур итеп салынган яңа өйгә, өч капканың кайсыннан керергә икән, дип тирәли аптырап йөргәндә, яныбызга йөгерә-йөгерә бер апа килеп (исеме Рәшидә икән): «Әйдәгез, бусыннан түгел, теге капкадан йөриләр алар», - дип ияртеп алып кереп тә китте.

Ишек алдында иң беренче күзгә ташланган җан ияләре - горур басып безне каршылаучы матур, ачык төсләргә бай каурыйлы әтәч һәм төрле төстәге, чуар тавыклар булды. Нәкъ элеккеге кебек... (Андый тавыкларны бик сирәк күрәсең, йә ак, йә кызыл алар хәзер). Алгарак узгач, матур итеп түтәлләр ясалган яшелчә бакчасы күренде. Шунда ук өр-яңа мунча сап-сары булып балкып тора. Менә сиңа 2 майда көнне йөз яшен тутырган әби яши торган йорт тирәсе! Болдыр төбендә үк аяк киемнәребезне салып (чөнки бусагадан ук чип-чиста палас җәелгән), эчкә уздык. Заманча җиһазландырылган аш бүлмәсендә безне шактый зур ике мәче каршы алды. Кычкырып исәнләшүебезгә карамастан, каршы алырга чыгучы хуҗабикә күренмәде. Әбиебез авырып ята ахрысы, дип уйлап, безне әйдәүче Рәшидә апа артыннан алдагы бүлмәгә кергәндә, Зөһрә әби үлемтек кирәк-яракларын тәртипкә салып утыра иде. Аны күргәч тә иң беренче «бигрәк чибәр әби инде» дигән уй булды. Каян, кемнәр булуыбызны аңлаткач, сабыр гына яулыкларын, күлмәкләрен рәтләгән итенеп, сыйпаштырып алды да тыйнак кына итеп урындык­ ка утырды.
- Нәрсәләр сөйләргә кирәк соң, кызым?
- Зөһрә әби, җаным, әйдә иң баштан башла, - дип, этәргеч биреп куйгач, Рәшидә апа белән бер-берсен тулыландырып сөйли башладылар.

Беркайгысыз балачак -
татлы төшләр генә
Зөһрә әби шушы Күгеш авылында туган. Нарасый чагыннан ук язмыш аны үзенең кырыс сынаулары белән чарлый башлый. Баланы биш яшендә әнисез калдыра. 21 ачлык елында әтисе белән, бәлки анда бу кадәр начар түгелдер, дип, Ленинградка чыгып китәләр. Ләкин кайчан һәм кайда әзерләп көтеп торганнары бар?! Бигрәк тә шундый авыр заманнарда. 22нче елда әйләнеп кайтырга мәҗбүр булалар. Үги әни һәм үги апа-сеңел белән яшәүнең ачыларын да татырга туры килә. Берничә көн укырга йөргәч, әтисе бу шатлыктан да мәхрүм итә: «Җәдитчә укымаячаксың, догалар белгәч - җиткән», - ди. Ярый әле әбисе исән була, аның тәрбиясендә үсеп, буй җиткерә.

Тугрылык
- Зөһрә әби, яраткан кешегезгә чыктыгызмы тормышка? - дим, кызыксынуымны баса алмыйча, чөнки бик чибәр кыз булганга охшаган, сораучылар күп булгандыр.
- Күрше егете Габдуллага теләп, яратып чыктым. Биш балабыз булды: дүрт кыз, бер малай. Ике кызым юк инде (ниш­ләтәсең, озын гомерле булуның начар ягы - балаларыңның синнән алда китеп бару газапларын кичерү). Ирем сугышка киткәндә, төпчек балабыз өч кенә көнлек иде. Унҗиде көнлек булгач, мине окоп казырга алып киттеләр, балаң кечкенә, дип тормадылар. Урман да кистек. Каенанам әйбәт булды, бик булышты балаларны үстерешергә. Кая кушсалар, шунда эшләдек. Иии, ачлыктан интектек лә соң! Балалар мөлдерәшеп күзгә карыйлар (Зөһрә әби, шул көннәрнең авырлыкларын исендә яңартып, күз яшьләрен тыя алмады), шул вакытта үзәкләр өзелгәннән «үлсәгез - котылыр идегез инде бу газаплардан» - дигән гөнаһлы уйлар килә иде башларыбызга. Каенанам, мин әрләгәнне тыңламыйча, аптырагач, күкрәген каптыра иде кечкенәләренә, коры булса да суырсын, дип, авызларына бирерлек башка әйбер булмагач. Иии... - дип, сыкранып куйды Зөһрә әби. Бер йортта өч килен, ун бала яшәдек. Кеше башына 200 гр ипи, 100 гр шикәр бирәләр, аларын да алып кайтып каенанага бирәбез. Балалар: «Җә, әби, бер генә каптыр әле», - дип ялваралар иде. Черек бәрәңге җыеп, крахмалыннан он ясап кәтер пешерә идек. Бик җәфаландык. Күрде инде башлар, бүтән сугышлар гына булмасын! Хәзер дөнья җәннәтендә яшибез.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: