Яшел Үзән

Кеше сөте

Галиябану Казан базарларының берсендә каймак, сөт, эремчек сата. Күршесендә - Арча якларыннан килгән ханым. Аның сатасы ике генә шешә сөте калган.

Галиябануга, күзләрен мөлдерәтеп карап: «Апай җаным, шушы ике шешә сөтне сиңа калдырып, базарны әйләнеп килим әле. Алучы булса, сатып җибәр. Бәясен беләсең инде: шуннан арттырма да, киметмә дә», - дип ялварды.

Ул китүгә, Галиябану каршына ыспай гына киенгән ханым килеп басты: сөт кирәк икән.

- Әйдә, менә шушы сөтне алып җибәр әле. Бәясен арттыра да, киметә дә алмыйм: кеше сөте.

- Ю-у-у-к, апай җанашым, алмыйм, миңа сыер сөте кирәк. Кеше сөте кирәкми.

- Соң, җаныем, сыер сөте ул, тик... тик кешенеке... Боларның янәшәсендә эремчек, каймак сатучы ханымнар кычкырып көлеп җибәрделәр:

- Вәт, ике татар бер-берсен аңламыйлар... «Кеше сөте» дигәннең мәгънәсен аңлаткач, тагын бер көлешеп алдылар. Сатып алучы ханым, көлә-көлә, «кеше сөте»н алып китте.

Чыганак - Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: