Яшел Үзән

Кеше китә – җыры кала

Һай, бу вакытның узуы. Әле кайчан гына гөрләп сабан туйлары үткән, ямьле җәй иде. Баксаң, инде әкрен генә кышка кереп барабыз икән. Кеше гомерләре дә нәкъ табигатьнең ел фасыллары кебек: ямьле язы, җылы җәе, соры көзе, салкын кышы дигәндәй. Алар ел саен кабатланса да, кешегә болар бер генә бирелә шул.

Яз – яшьлек-юләрлек, саф сөю, якты хыяллар. Ә җәй гомернең иң матур чагы: гаилә, балалар, эш, тормыш эчендә кайнау. Көз инде лаеклы ял, оныклар, бакча. Кыш – узган гомереңә нәтиҗә ясау. Иннә лилләәһи вә иннәәә иләйһи рааҗигүүн (Без – Аллаһ бәндәләре, Аллаһ хозурына барачакбыз).
Гомеренең алтын көзендә авылыбызның олы җанлы, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел кешесе Дания апабыз Галиеваны югалттык. Үзенең игелекле үткән гомерен, изге эш гамәлләрен безнең өчен үрнәк итеп калдырып, бакыйлыкка күчте.
Дания апа Күгәй авылы кызы. Сигезенчене тәмамлагач, авылдан китеп укуын Казанда дәвам итә. Аннан югары уку йорты һәм гомере буе җитәкче урыннар, кешеләр белән эшләү. Инде лаеклы ялга чык­кач, туган туфрагын, чишмә суларын, чәчәкле болыннарын, сызылып аткан таңнарын сагынып, төшләренә кереп саташтырган туган авылы – Күгәйгә кайта. Кайта һәм мең төрле мәшәкатьләре белән авыл дөньясына чума. Җәмәгать эше булсынмы ул, мәдәни чаралармы, дини-агарту эшләрен оештырумы, кешеләрнең шәхси проблемаларын, йомышларын – берсеннән дә читкә китми. Ветераннар советы эшен җанландырып, аның җитәкчесе булып, өлкәннәр өчен бик күп игелекле эшләр башкара. Аларның мәшәкатьләре, уй-фикерләре белән яши. Авылның мәдәни чараларында ул безне алга рухландырган шәхес иде. Авылда оешкан сәнгать коллективының нигезе булды. Үзләрен тыныч кына тоткан «артистлар» аны күргәч җанланып китә, чөнки ул һәркемгә ачкыч таба белә иде. Олыны олы, кечене кече итеп күрә белде. Казанга барып «Аулак өй» тапшыруында катнашып кайтуыбыз гына да ни тора! Нинди истәлек булып калды. Ул «Олы юлның тузаны» җырын шундый моңлы, оста, йөрәккә үтеп керердәй итеп башкарды.
 Авылда «Ислам нуры» түгәрәген дә Дания апа оештыр­ды. Ул киң күңелле кеше иде. Һәркемнең талантлы ягын тиз күреп, шуннан оста файдаланып, кешеләрдә рухи көч, дәрт, илһам уятты. Без аның һәркемне шулай яратуына гаҗәпләнә идек. Бу, Дания апа, ничек шулай булган икән соң, дип бер-беребезгә сорау биргән чаклар еш булды. Соравыбызга җавабын да үзебез үк әйтә идек әле. Чөнки ул гомере буе җитәкче булып кешеләр арасында эшләгән, шуңа да күңеле киң. Һәм аның табигате дә шундый. Ярдәмчел булуында, аның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килү дә сәбәпче булгандыр. Дания апа үзе сөйләгән хатирәсе истә: «Казанда институтта укыган чак. Әти чирләп китте. Дәресләр беткәч, соңгы поезд белән кайтырга чыктым. Ул вакытта
поезд юлы – тәртипсезлек оясы. Свияжск станциясендә вагонда берүзем калдым. Япь-яшь бер кыз, куркыныч булгандыр инде. Шәлне әбиләр кебек, төшереп бәйләдем дә, кофтаны салып, бөгәрләп, аркага тыгып куйдым. Янәсе, бөкре әби, дип уйласыннар. Ул вакытта иң куркыныч ара – Ходяш – Бишбатман арасы  иде. Бер заман вагонга бер төркем яшьләр  килеп керде. Үзләре сүгенә, кычкырыша.  Мине күреп, «О бабуля!» – диделәр дә  бүтән вагонга  чыгып киттеләр.  Болардан котылып, Албаба  станциясенә төшкәч, ник бер җан иясе булсын, ичмаса, дөм караңгы. Кайтам шулай курка-курка җәяү. Атлап та карыйм, йөгереп тә. Ара – сигез чакрым. Ислам урманына җиткәндә, ниндидер ак нәрсә тора бит. Әй куркам үзем. Ниш­лисең, Аллаһка тапшырдым: атласам да атлыйм, атламасам да  барам, артка юл юк.  Барып җитсәм, Аллаһның рәхмәте, багана икән, курыкканга куш күренгән».
Әллә кешене авырлыклар  күреп үсү чыныктырамы, киң күңелле итәме. Әллә яшьли әтисез калып, үги ана  белән яшәү нечкә күңелле иткәнме.  Дания апа үги әнисен бары  яхшы яктан гына  искә ала иде.  Гомумән, ул бер кешедә  дә кимчелек күрмәде, кеше сөйләмәде.
Хәзер уйлыйбыз, ул  чын тәрбияче булган икән, олы кешеләр булгач та, Дания апа кебек тәрбиячеләргә  мохтаҗ була икән  бу кеше дигәнең.
Дания апа кешеләргә  үрнәк булып, дөньяның  ямен, тәмен, мәгънәсен  тоеп яшәде. Дания апа белән аралашу үзе бер ял иде. Аның дөньяның һәрбер мәсьәләсенә  үзенең җавабы, һәрвакыт мисалы бар иде.
Әлбәттә, күп эшләү, борчулар эзсез  калмагандыр, кырык яшьләрендә авырып китә. Врачлар соңга калган, ике атна  гомере бар дип хөкем чыгара. Әмма Аллаһ шифасын бирә: халык медицинасы тәҗрибәсен кулланып, тормыш иптәше, балалары ярдәме белән Дания апа аякка баса. Аның көчле рухлы, оптимист, сабыр булуы бу чирне җиңәргә ярдәм итә. Аңа Аллаһ Тәгалә гүя бераз гомерен озайтып, башкаларга  яхшылык эшләп калырга мөмкинчелек тудыра. Әлбәттә, кешеләргә игелекле  булу – аның өчен гадәти эш иде. Дания апа өчен  ул танышмы, таныш булмаган кешеме, дустымы, дошманымы (булдымы икән аның дошманы?) туганымы, мөһим  түгел, ул изгелек кылыр­га ашыга иде.
– Институтта укытканда минем  группадагы егетне кулга алдылар, – дип сөйли ул. – Үзенең гаепсез булуын исбатлый алмый. Ә мин моның бер гаепсез икәнен тоям.
Шуннан ул үзенең укучысы өчен Самарага  судка кадәр барып җитә һәм гаепсез кешенең аклануына ирешә.
Укытучы булып эшләгәндә аңа  рус телле  студентларга  татар теле  укытырга кушалар. Һәм ул  үзе рус балаларына  татар телен өйрәтү буенча методик ярдәмлек төзи. Үз акчасына методик ярдәмлекне  бастыра һәм тарата.
Әйе, тормыш мәгънәсе гомер еллары белән исәпләнми, ә кылган гамәлләр, үзеннән соң җирдә изгелек калдыруың  белән  хисап кылына. Дания апа  кебек кешеләр халык күңелендә озак  яшиләр. Урыны оҗмахта булсын  иде, рухы шат булсын иде Дания апаның.
Әле һаман да әллә кайдан гына килеп чыгар да, «Әссәләмәгаләйкүмнәр» дип елмаеп, кулларын җәеп кочаклап алыр төсле. Дөрес язган язучы:  кеше китә –  җыры кала икән. Җыр бу урында  киң мәгънәле  сүз – якты эзе, күркәм эшләре, изге гамәлләре, иншааллаһ, югалмас Дания апаның. Догаларыбыздан калдырмасак иде аны.  Сагынабыз, бик юксынабыз.

Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: