Яшел Үзән

Кеше гомере мәктәп юлы аша – моңлы бер җыр булып сузыла

Юбилейларга бай булды әле бу 2019 ел. Районыбызның данлыклы Олы Ачасыр мәктәбенә дә 100 ел тулган икән бит! Нәкъ менә шушы дата әлеге уку йорты белән бәйле һәркемне күңелле балачагына, гүзәл яшьлегенә алып кайтты, әти-әнидәй якын булган укытучылар, кадерле сабакташлар белән очрашу өчен җитди бер сәбәп тә булды.

Тарихка күз салсак, Олы Ачасыр авылында мәхәллә-мәдрәсәләр XIX гасыр башында ук була. Ә совет мәктәбе 1918-1919 уку елында ачыла. Соңрак ул ике комплектлыга әйләнә. 1926-1927 уку елында хөкүмәт авылга дүрт класслы мәктәп бинасы салдыра. Алга таба укыту сигезъеллыкка күчерелә. Инде 1956 елда уку йорты урта мәктәп статусында эшли башлый һәм 1986 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Укучылар саны төрле елларда төрлечә була. Олы Ачасыр мәктәбе 2015 елдан тугызъеллык булып үзгәртелә, бүген 12 укытучы 40 балага белем бирә. 
Бәйрәм бәйрәм инде ул, ни дисәгез дә! Урам тутырып мәктәпкә барган халыкны күрсәгез икән?! Ничә еллар буе таптаган сукмактан узганда һәркем үзенә күрә бер дулкынлану хисләре кичергәндер, мөгаен. Ул хисне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Менә бит ул без башлангыч сыйныфта укыганда утыртылган юкәләр. Үскәннәр... Бар гомерен Олы Ачасыр мәктәбенә багышлаган легендар шәхес Хәдис абый Фәйзуллин юкәләре бит ул. Аның көче белән утыртылды. Без кечкенәләр, өлкән сыйныф укучыларына әлеге саваплы эштә булышабыз дип, чабышып йөргәнебез әле дә хәтердә. Гомернең агымсудай тиз узуын шушы агачларга карап та күрергә була. 
Элеккеге еллар белән чагыштыр­ганда бүгенге мәктәп коллективы, укучылары күпкә аз булуга карамастан, юбилейга нык әзерләнгәннәр. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Абзалина, ветеран укытучы Габдулла абый Мифтахов язып калдырган альбомны карап утырганда, 1918-1919 елларда мәктәп ачылган дип, язылган сүзләргә тап була. Нәкъ шушы дата уйланырга мәҗбүр итә дә инде. Рес­публика архивында озак эзләнергә туры килә. Бер гасырлык юбилейны раслаучы рәсми документ табылгач, җиң сызганып мәктәп тарихын барлау­га керешәләр.
– Авылыбызда, мәгариф үсешенә зур өлеш керткән укытучылар музеен булдыру идеясе белән күптән янып яши идек. Юбилейга әзерлек кысаларында коллективыбыз, иганәчеләр ярдәме белән «Укытучылар музее»н ачтык. Мәктәптә эшкә килгән педагогларны теркәп баручы «Алфавит кенәгәсе» бар. Аның буенча исәпләсәң, 300дән артык укытучы эшләгән.  Күбесе инде олы яшьтә, арабыздан китүчеләр дә байтак. Әмма без аларны табарга тырыштык һәм юбилейга чакырып, хәбәр салдык. 10 еллык урта мәктәпне тәмамлаган 60 чыгарылышны барладык, фотоларын таптык. Әмма эзләнүебез моның белән генә бетми. Җидееллык һәм кичке мәктәпне бетергән чыгарылыш укучыларын да табасы иде. Тарихыбызны барлауда, эзләнүдә ярдәм иткән авылдашларга, читтә яшәүчеләрнең барысына да рәхмәтлебез, – дип сөйли Гөлнур Абзалина.
60 чыгарылышның да фотолары бу көнне мәктәп диварын бизәде. Гомумән, бәйрәмгә килгән һәркем таныш йөзләрне күреп шатланды. «Бу бит минем әнием, ә монысы әбием белән бабаем!» – дип гаҗәпләнүче оныкларның шатланулары... Кабатланмас үткән елларны чагылдыручы фотосурәтләр истәлек, үзе – бер ядкарь!
Юбилей тантанасы үзгә бер җиңел атмосферада узды. Зур дата белән котларга дип дәрәҗәле кунаклар да кайткан иде.

Язманың дәвамын газетаның җомга санында укырга мөмкин (№34).

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: