Яшел Үзән

Кем соң син, яңа чор баласы?

Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык, агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм әдәп-әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит, гаилә аша балалар бакчасына да үтеп керә.

Балалар бакчасы нәниләребезнең  икенче өе. Шуңа күрә безнең – татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләрнең  иң  мөһим, төп  бурычыбыз балаларны  кечкенәдән үк толерантлык рухында тәрбияләү. Татарстан мәгариф системасы да бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя. «Әхлак – тумыштан яки уку-өйрәнү һәм гаилә тәрбия­се белән ирешелгән рухи халәт. Сөйләгән сүзләрендә, эшләгән эшләрендә, ясаган хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган нәрсәләрне үтәгән кешеләрне әхлаклы кеше диләр» диелә халкыбызның хәдисләрендә.
Нәрсә соң ул толерантлык?    Толерант – латин теленнән кергән. Ул –  түземлелек, сабыр­лык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. Кешене  барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булу – менә нәрсә ул толерантлылык!
Беренчедән, толерантлык ул кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле  булу. Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез.
Бүгенге көн баласы элгәреләреннән шактый аерыла. Аның үзен раслау, үз фикерен башкаларга җиткерә алу, үзен тыңлаулары мөһим.  Балалар кечкенәдән үк башка фикерләргә дә колак салырга өйрәнергә тиеш. Яңа технологияләргә, аерым алганда иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, ягъни балаларны төркемнәргә бүлеп укытканда бала үз фикерен курыкмый әйтергә, шул ук вакытта башкаларны тыңлый белергә өйрәнә.
Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә, аларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына  түземлелек дип атарга мөмкин.

Тәрбияләү ысуллары
Балаларда  толерантлык тәрбияләү уку елы дәвамында һәрдаим алып барыла, белем бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә төрле уеннарда, күңел ачу чараларында, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә күренә. Һәр шөгыль бер-береңә елмаеп, кояшлы иртәләр теләп, матур, күркәм сүзләр, комплиментлар әйтеп китүдән башлана.«Нәрсә яхшы, нәрсә начар!», «Иң изге байлык – күңел байлыгы», «Тәрбияле бала»  темаларына әңгәмәләр уздырабыз. Халык­ара бердәмлек көне, бөтендөнья сәләмләү көне, мәрхәмәтлелек көне, Туган тел көне темаларында тирә-юньдәгеләргә, башка милләт вәкилләренә ихтирамлы һәм игътибарлы булу, бер-береңә ярдәм итү, игелек­ле эшләрне күбрәк эшләргә тырышу чагыла.

Китапның ярдәме
Китап толерантлыкны тәрбияләүдә иң кулай, уңай чараларның берсе. Матур әдәбият әсәрләре, татар халык авыз иҗаты, төрле халык әкиятләре  балаларда мәрхәмәтлелек,  түземлелек, игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык һ.б. шундый  сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Әкиятләр уку, иллюстрацияләрен карау, әңгәмәләр уздыру, әкиятләрне сәхнәләштерү, катнашучы геройлар белән очрашу балаларда уңай тәэсир калдыра. Татар халкы иҗатының җәүһәрләре «Ике кыз», «Өч кыз» изге, саф, киң күңелле, ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле татар кызы образы аркылы балаларны да шундый ук булырга чакыра. «Алтын бөртекләр» әкияте түземлелек, тырышлык, сабырлык сыйфатларын алгы планга чыгара.
Балаларга татар халкының яшәешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен без шулай ук уеннар, татар халык бәйрәмнәре (Сабантуй, Сөмбелә, Карга боткасы) аркылы өйрәтәбез. Кабинетта татар халкының милли почмагында урнашкан тормыш-көнкүреш әйберләре балаларга татарларның яшәү рәвеше, тарихы турында сөйләп тора.

Милләтләр – республиканың байлыгы
Татарстан республикасы – күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар, башкортлар һәм башка бик күп милләт вәкилләре яши. Ләкин бар милләт халкының гореф-гадәтләрен, телләрен һ.б өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә тәрбияче балаларда  һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт, кызыксыну тәрбияләргә тиеш. Һәр балага үзенең гореф-гадәтләре, үзенең җырлары, уеннары, милли биюләре, киемнәре, аш-сулары, атаклы  кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклегенә төшендерүне эшемнең төп бурычларының берсе итеп саныйм.  Балалар белән  этномәдәни компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, байлыкларның  әһәмия­тен төшендерү зур нәтиҗә бирә.
Күрше республикаларында яшәүче халыкларның яшәү урыннары, символикасы, тарихы, мәдәнияте, нәрсә белән  шөгыльләнгәнүләре турында әңгәмәләр уздырабыз. Шуның ярдәмендә балаларның белемнәре, кузаллаулары киңәйтелә. Үзебезнең милли горурлыкларыбыз янәшәсендә башка күрше милләткә (мари, чуаш, удмурт, башкорт)  караган культура истәлекләрен өйрәнү балаларның әйләнә-тирәне танып-белүен  арттыра, башкаларга ихтирам белән  карарга өйрәтә.
Әмма без шуны да истә тотарга тиеш: толерантлык, ягъни гади генә әйткәндә түземлелек ике яклы, хәтта күп яклы булганда гына нәтиҗә бирә. Түзем булу белән беррәттән милли горурлык хисләре тәрбияләү, балаларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.

 Гөлнара Рахманова,
«Елмаю» балалар бакчысының татар
теле тәрбиячесе

 

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: