Яшел Үзән

Күңелемдәгесен әйтәм

 Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына бик яратып йөрим, премьераларны да калдырмас­ка тырышам.

Тик барган саен бер күренешкә гаҗәпләнеп кайтам. Шундый дәрәҗәле театрда чәйне пластик стаканнарга салып бирәләр. Тәнәфес вакыты болай да аз, авызыңны пешерерлек кайнар чәйне тотып булмаслык, җайсыз стаканнан ничек эчәргә соң? Спектакль карарга кемнәр генә йөрми, читтән кайткан кунаклар да еш була биредә. Алар алдында да оят бит бу. Театр ул татар халкының культурасы үзәге түгелмени?!

***

 Нинди замана китте бит, ә?! Олысы да, кечесе дә гаджетта хәзер. Гаилә белән кичен җыелышып, сөйләшеп, фикер алышулар бетте. Һәркем үз дөньясында: кемдер телефонда, кемдер планшетта. Әле тәпи йөри белмәгән сабыйлар кулында да шул ук техника бит бүген. Әйе, әти-әниләргә рәхәт, бала аптыратып интектерми, еламый. Әмма аның бит киләчәге нинди булыр, сәламәтлеге?  Элек ул интернетсыз ничек яшәдек икән, дип аптырыйм. 

***

 Балалар поликлиникасына барган идем, бүлмәгә бер айлык баласы белән яшь әни дә килеп керде. Күземне ала алмый карап тордым шулчакта. Сабые әле бик кечкенә булуга карамастан, тырнаклары матур итеп ясалган, керфекләр үстерелгән, матур итеп киенгән, кыс­касы – фотомодель. Ничек өлгерә икән дип, сокланып куйдым. Чөнки үзем кечкенә бала белән чәчемне юып, тешемне чистарта алсам – рәхмәт иде. Шулчакта ничек ирем чыгып качмаган икән, дип уйлап куям хәзер. Бүгенге яшь әниләр молодцы, үзләрен карап, яратып  кына тора беләләр. Бу яшь анага  ике яклап та әти-әнисе кулына бер эш тә тоттыр­мыйлар инде, әлбәттә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: