Яшел Үзән

Күңелдәге хисләреннән дисбе тезгән

Редакциягә килгән хатларны барысын да зур дулкынлану белән кулга алабыз. Конвертны ачканда да нәрсә турында икән монысы дип, тиз-тиз ачабыз. Ни гаҗәп: күпчелегендә тырыш гаиләләр турында да, проблема күтәргән хат та түгел - шигырьләр!

Шигырь тулы папкалар белән редакция шкафлары шыплап тулды. Хәзер инде шигырь язучылар газета белән генә канәгатьләнмичә, иҗат җимешләрен китап итеп бастыра башлады. Шушы араларда гына «Фирүзә»дә актив басылучы танылган шагыйрь Равил Сәйфетдинов, Динә Ясәвиева, Мәрьям Ситдыйкова, Кад­рия Гафиятуллина, Әминә Фазлуллина китапларын укып хушландык, инде менә тагын бер китап «табадан төште» - Мәдинә Әдиятуллинаның «Серләрем» китабы.
Кешенең иҗат җимешен халыкка тәкъдир итә белүе дә мөһим. Мәдинә Әдиятуллинаның хезмәттәшләре ул укыткан 3нче гимназия укучыларын, иҗатын яратучыларны җыеп, китапны презентацияләде.
Мәдинә Хафиз кызының шигърияткә килүе турында китапның баш сүзе авторы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, шагыйрә, Мәдинә Хафиз кызының иҗат кичәсенә зурлап килгән Йолдыз Шәраповадан да үтемлерәк итеп әйтеп булмый. Ул менә нәрсә ди: «Шигырь ул ниндидер бер тылсым, сихер, аңлатырга сүзләр җитмәслек, илаһи халәт. Һич көтмәгәндә әллә кайдан гына җаныңа бер илһам орлыгы килеп төшә дә, шытып чыгарга, яфрак ярып, чәчәк атып, дөньяны ямьләргә теләп, бөтен тынычлыгыңны ала. Ләкин ул илһам төшәр алдыннан күңелләрне үзе сайлый, битараф, хиссезләр янына якын да бармый. Җаныңа әлеге серле орлык эләккәч тә, син башта бу халәтеңне аңламыйча, аңа ризалашмыйча, гадәти көндәлек тормышта яшәвеңне дәвам итмәкче буласың. Ләкин дөньяны ямьлерәк һәм гамьлерәк итәргә җыенган илһам орлыгы да үҗәт, һич җиңеләсе килми. Менә шул чакта тыныч аулак урын табылып, күңелеңдәге хисләрне «дисбе» итеп шигырь юлларын тезәргә» җай чыкса, синнән дә бәхетле кеше булмый инде».
Бу җәһәттән, бәхетле, бик бәхетле Мәдинә Хафиз кызы. Ике китабына туп­ланган шигырьләрен халык яратып өлгерде, укучылары аларны хәтта рус, инглиз теленә тәрҗемә иткән. Дәресләрдә хезмәттәшләре дә куллана. Гимназия директоры Марина Ильина иҗади хезмәткәрләрнең кадерен белә, һәрдаим аларның башлангычларын күтәреп алып, ярдәм итәргә әзер тора. Китапны тәкъдир итү кичәсе дә аның инициативасы белән үткәрелде. Әнә филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Валерьян Габделхаков та китапны рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп кабат бастырырга кирәклеген әйтте.
Чиратта тагын бер шигырь китабы басылырга әзерләнә. Ул да безнең «Фирүзә» әдәби берләшмәсенең талантлы, көчле шигырь остасы китабы булачак. Авторы әлегә сер булып калсын, «Фирүзә»не күзәтеп барыгыз, үзегез дә аның актив члены булыгыз. Шигырь ул бу дөньяга, вакыйгага карашыңны, кемгә яки нәрсәгә булса да хисеңне әйтмичә булдыра алмаудан туа. Дөрес кешеләр гамәле.
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: