Яшел Үзән

Күңелдә аңлашылмаучылык калды

Гөрләп 9 май бәйрәме дә үтеп китте. Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбызны, тыл хезмәткәрләрен безнең онытырга хакыбыз юк. Шуны искә алып, авыл һәм шәһәрләрдә мемориаллар ачылды. 

Безнең Түбән Урысбага җирлегенә караган Кече Ачасыр авылында да үзсалым акчасына һәйкәл ачылды. «1941-1945нче елларда һәлак булган авылдашларыбызга дан!», диелгән анда. Ләкин исемлектә һәлак булганнар белән бергә сугышта катнашкан авылдашлар да язылган. Минем һәм бик күп Кече Ачасырлыларның фикеренчә, аларны аерым исемлеккә язып булмадымы икән? Без сугыш ветераннарын исемлеккә язуга һич каршы түгел. Бары алар аерым язылса әйбәтрәк булмас идеме? Сугыш кырында әле яши дә башламаган килеш ятып калганнар белән сугыш кырыннан кайтып матур тормыш корганнарны бутарга кирәк идеме соң? Дөрес, сугыш яралары белән азапланучылар да шактый булган. Аларны һич рәнҗетәсем килми. 
Әтиләре сугыштан кайтканнар ата назын күреп үскәннәр, тормыш алып бару күпкә җиңелрәк булган. Шулай ук, алар барлык ташламалардан да файдаланды, соңгы вакытларда фатирларга кадәр бирелде. 
Ахком абый Хәялиев, Гусман абый Хәлиуллин әтиләреннән ана карынында калганнар, газизләрен бөтенләй күрмәгәннәр. Икесенең дә әтиләре сугыш кырында ятып калган. Минем кайнатам Хәлим Хәлиуллин сугыш башланганда бары унике яшендә була. Әйе, алар яшендәгеләргә сугыш күп газаплар күрсәтә. Балачакларын күрмичә, вакытыннан элек олыгайганнар. Алар дүрт ир бала була. Барлык авыр эшләр, олы бала булганга күрә, кайнатам җилкәсенә төшә. Әбигә ирсез ул балаларны аякка бастыру бер дә җиңел булмагандыр. 
Исемлекне барлыйбыз икән, һәр кешенең шәхесен ачыклап язарга кирәк булгандыр, мөгаен. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый, дигән девиз астында булырга тиештер, дип уйлыйм. Дөрес, исемлекне булдырасы шактый мәшәкатьле эш. Һәлак булганнарны да Хәтер китабыннан гына табып бетереп булмый. Чөнки анда төгәл Кече Ачасыр дип түгел, ә Норлат военкоматыннан киткәннәр, дип кенә язылганнары бар. Хәтер китабы белән чагыштырып, мөгаен өй борынча йөреп чыксалар, күпкә төгәлрәк булыр иде. Һәрбер кеше үзенең гаиләсеннән сугышта үлгән бабаларын белә, дип уйлыйм. 
Әле исемнәрнең язылуы да кызыл фонга язылган. Кызыл фон бәйрәм төсе түгелме соң ул? 
Минем райондашларым фикерен беләсем килә. Сугышта һәлак булганнар белән, сугышта катнашканнарны бер исемлеккә язарга мөмкинме? Кайтавазлар көтәм. 

Әлфия Хәлиуллина.
Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 июнь 2019 - 08:04
    Без имени
    Исэнмесез.Шушы язманы укыгач жавап бирэ алмыйча кала алмадым.Кеше эшеннэн гаеп табып йорергэ кирэк тугел .Сугышта катнашкан хэм хэлак булган авылдашларыбызнын фамилиялэре уз салым акчасына язылмаган.Уз кочебез белэн эшлэп алган акчага яздырылды.Эгэр сезгэ ошамый икэн,узегез телэгэнчэ яздырып куегыз.