Яшел Үзән

Күңел җылысы һәркемгә җитә

Дусларым, туганнарымның яхшы гадәтләре турында язарга яратам мин. Күп яздым алар турында. Ә менә туганнан бирле диярлек, бер-беребезне белгән (чөнки әниләр дә шулай бергә үскәннәр, картайганчы аралашып, хәл белешеп яшәделәр), бергә уйнап үскән, бер сыйныфта 10 ел укыган һәм шушы көнгә кадәр һәр көн диярлек очрашып, аралашып торган дустым -...

Дусларым, туганнарымның яхшы гадәтләре турында язарга яратам мин. Күп яздым алар турында. Ә менә туганнан бирле диярлек, бер-беребезне белгән (чөнки әниләр дә шулай бергә үскәннәр, картайганчы аралашып, хәл белешеп яшәделәр), бергә уйнап үскән, бер сыйныфта 10 ел укыган һәм шушы көнгә кадәр һәр көн диярлек очрашып, аралашып торган дустым - Зәкәрия абый кызы Рушания калган. Шулай бит ул: янәшә булганнарга игътибар азрак бирелә. Менә шул Рушания шушы көннәрдә 60 яшен тутыра. Якыннары, туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары белән җыйналып, чәй табыны - Коръән ашы үткәрергә җыена.
Рушания әле дустым гына түгел, күрше килене дә. Бездән ике өй аша гына яшәгән акыллы, тәртипле, тыйнак Әнвәрнең тормыш иптәше дә.
Гаиләдә алар 5 кыз үстеләр. Рушания - иң өлкәне. Шул 5 кыз янына тагын без - сыйныфташ, кунак, урам кызлары киләбез. Төрле бәйрәмнәрне, туган көннәрне алар өендә үткәрәбез. Әле шаккатам: Зәкәрия абый белән Бибинур апа ничек туймадылар икән бездән. Югыйсә, безнең дә өйләр зур, иркен, кеше дә аз инде. Юк, аларда күңеллерәк, аларда үзебезне иркенрәк сизәбез.
Шәһәргә килеп эшли башлагач, 3 кыз туган тулай торакның бер бүлмәсендә яшәде. Без тагын шунда тыгылып ятабыз. Аларда уен-көлке, рәхәт, кызык хәлләр.
Рушания яшьтән үк төрле уеннар, маҗаралар оештырырга, уйлап табарга ярата иде. Хәзер дә ул гадәте саклана: гади генә, кечкенә генә вакыйганы да бәйрәмгә әйләндерә, кеше күңелен күрә белә. Шул уңайдан өстәл корып, бүлмәләрне бизәп, туганнар, күршеләрне чәй эчәргә чакыра. Кулы һәр эшкә ятып торганда аңа бу эш бернинди кыенлык китерми. Камыр ризыкларын да пешерә, кабымлык, аш-суын да әзерли, өстәлне дә зәвык белән бизи. Салатлары беркайчан да кабатланмый, һәр бәйрәмгә яңасы әзер. Мин үзем, кунак җыйсам, булышырга аны гына чакырам. Җай белән, үзе белеп, юк кына әйбердән дә менә дигән ашамлык әзерли ул.
40 елга якын шәһәребезнең «Балалар дөньясы» кибетендә эшләгәндә, аның бүлеге бизәлеш буенча гел I урыннарны алып килде.
Нинди генә һөнәр сайласа да, Рушания үз эшенең остасы булыр иде. Хәзер дә күршеләренә, оныкларга, безгә уколын кадый, массажын ясый, банкасын сала, үлән төнәтмәләре эчерә, догасын укып, өшкерә. Файдасы икенче көнне үк сизелә.
Бакчасындагы яшелчә үсентеләрен барысын да үзе утырта, үстерә. Уңышы мулдан була. Көз көне, кем мохтаҗ, барысына да өләшә.
Юмартлыгы искиткеч, нәфесе тук (комсыз түгел - әни сүзләре). Яшь вакытта туристик путевка белән күп йөрде ул. Ул вакытларда бездә кием-салымга кытлык. Барган җирдән безгә ни генә җыеп кайтмый иде: аяк киеме дә, өс-баш та, эчке кием дә. (Ничек күтәреп кайткан!)
Аның кайтканын санап торабыз. Кайткач, чемодан ачкан җирдә үк басып торабыз (и, рәхәт чаклар, яшь чаклар). Безгә тегесе дә кирәк, монысы да ошый. Шулай итеп, үзенә дип алган әйберен дә «үзләштерә» идек.
Хәзер дә шулай: «Ал, ал, сиңа булсын, мин икенче юлы тагын алырмын», - дип, актыккы әйберен дә бирә. Берәр ятрак ризык белән сыйласалар, шуннан безгә дә өлеш чыгара. Без инде «моннан бөтен кешегә җитми ич», - дип куркып торабыз. Ул бүлә дә бүлә, җиткезә дә, беркем дә читтә калмый.
Рушаниянең күңел җылысы бөтен кешегә җитәрлек. Ул гомер буе мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булды. Каенанасы Сәгыйрә апаны, үз әнисе кебек якын күрде: «Безнең әни», - дип сөйләшә хәзер дә. Ел саен кунакка алып килеп, табибларга күрсәтеп, дәвалау курслары уздырып, Сәгыйрә апаны кайтасы килә башлагач кына алып кайтып куялар иде. (Без тулай торакта торганда да шулай булды).
Күршеләрнең, туганнарның балаларын куярга урын булмаса, Рушаниягә китерәләр, больницадагы авыруны сакларга, хәлен белергә кирәк булса, Рушания китә. Күп инде ул кылган изгелекләр, санап бетереп кенә булмый. Кибеттә эшләгәндә, юк заманнарда бөтен Шырдан Рушания янында булды. Ул табып биргән колготки, трусы, күлмәк киеп үсмәгән бала юктыр Шырданда.
Иптәше Әнвәр белән инсафлы, тәртипле, хезмәт сөючән бер кыз, бер малай үстерделәр. Инде кызы Рәзинә белән кияве Илнурга оныклары Камилә белән Раянәне үстерергә булышалар. Уллары Азат та бик тырыш булып чыкты. Әти-әнисенә генә салынып ятмый. Хөкүмәт эшендә дә эшли, бизнесы да бар. Рәхәтләнеп татарча уйлыйлар, укыйлар, сөйләшәләр, җырлыйлар. Бу да бит Рушания белән Әнвәр тәрбиясе.
Гаиләдә ягымлы, кайгыртучан ир хатыны, яраткан әни, дәү әни, уңган, булган хуҗабикә, кешеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел дустым Рушанияне юбилее белән котлыйм. Рушания, синең кебек дустым булуына мин бик шатмын. Авыр вакытларда, борчу-мәшәкатьләрдә мин һәрвакыт сиңа таянам. Синең җылы сүзең, акыллы киңәшең җиңеллек бирә. Сиңа Ходай күркәм холык биргән: сабырлык, киң күңеллелек, итагатьлелек, юмартлык кебек сыйфатлар сине бизи. Сиңа киләчәктә хәерле, бәрәкәтле гомер телим. Әнвәр белән шулай бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлашып, тигезлектә картаерга насыйп булсын. Балалар, оныклар куанычын, рәхәтен күрергә язсын. Өегездән кеше өзелмәсен, табыннарыгыз мул булсын, кайгы-хәсрәт сезне читләтеп үтсен.
Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: