Яшел Үзән

Кече Шырданда тарихи вакыйга

«Үлем – касәдер, ул касәдән һәркем эчәр, кабер – ишектер, ул ишектән һәрберебез керер», дип язып калдырган борынгы бабаларыбыз кабер ташларына.

Әйе, һәрберебезнең мәңгелек йорты яшәгән җиребездән ерак урнашмаган зиратта. Әнә шул мәңгелек урыныбыз чистамы, төзекме? Хәзер авыл зиратларына яшәү мәгънәсен аңлаучылар аркасында тел-теш тидерерлек түгел, Аллаһка шөкер. Әле бит икешәр, өчәр зиратлы борынгы авыллар бар. 
Кече Шырдан авылының борынгы зираты республикада Изгеләр зираты реестрына кергән һәм хөкүмәт тарафыннан сакланучы тарихи урыннар исемлегендә күрсәтелгән райондагы сирәк объектларның берсе. Саклануы шул: аның чикләрен космостан күреп була иде. Ә чынлыкта? Чынлык та, белмичә арусыз кешеләр йөри алган, терлек яки техника таптаган коймасыз урын иде ул. Хәзер кече шырданлыларның күңелен тырнап торган бер нокта юкка чыкты - борынгы зиратыбыз чиге таш баганалар белән уратып алынды, моның XIV-XV гасырларга караган борынгы каберлекләр икәнлеген күрсәтеп, монумент куелды. Планда – яз көне гомумавыл өмәсе оештырып, Изге зират тирәли өч кат агач үсентеләре утырту.
Авыл халкы бу зиратны Изге зират дип атый, борынгы бабаларыбыз да аны шулай атап йөрткән. Тарихчылар үз хезмәтләрендә Зөя бассейны тирәләрендә сәхәбәләрнең укучылары – табигыйннар (изгеләр) күмелгән дип раслый. Шырдан авылы зиратында күмелгән, дип кенә бирелә. Ә авылдашларыбыз моның Кече Шырдан икәнлеген буыннан-буынга раслап килә. Тик, шулай да, монда тарихчылар әле үз сүзен әйтергә тиештер, дип саныйм мин шәхсән. 
– Изге зиратыбызны төзекләндерүгә алынган игелекле затлар кемнәр соң? Идеянең авторы – авыл башлыгы Рәис Кәримов, – ди, бу зур тырышлык, архитектура осталыгы таләп иткән эшне башкарып чыккан һәм матди чыгымнарны күтәргән «Акведук» оешмасы җитәкчесе Асия Гобәйдуллина. Бөтен авыл, гомумән, Каюм Насыйри туган авылының соңгы еллардагы матур үзгәрешенә битараф булмаган татар иле халкы аларга бик рәхмәтле. 
Сүземне тагын шул кабер ташларындагы борынгы язулар белән тәмамлыйм. Кече Шырданның бу зиратында язулы ташлар юк. Әмма башка урында табылган һәм тарихчы Ирек Һадиев укыган язу барыбызга да, барсына да кагыла һәм бик гыйб рәтле: «Кем дә булса минем каберемне зиярәт итсә, кем дә булса минем рухымны шат итсә, бирсен Хода аңа хисапсыз күп савап, коткарылсын, күрмәсен бер газап». 
Изгеләр зиратында монумент ачылган көнне Кече Шырдан мәчетендә, авыл зиратларында күмелгән әрвахлар рухына багышлап, Коръән мәҗлесе уздырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: