Яшел Үзән

Кече Шырданның олы эшләр башкарасы бар

Быел күренекле якташыбыз, районыбызның Кече Шырдан авылында туган бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның олы юбилее уңаеннан Казанда, Яшел Үзәндә зур чаралар үтәргә тиеш.

Шәһәребез зур кунак­лар көтә. Ә мәгърифәтченең туган авылы ничек яшәп ята соң, Каюм бабаның якташлары нихәлдә?

Заманында, Кече Шырдан гөрләп торган зур авыл булган, соңгы дистә елда исә перспективасыз авыллар исемлегендә йөри: биредә бүген нибары 32 йорт морҗасыннан төтен чыга, эш юк, мәктәп бетерелде, китап­ханә ябылды, кибет эшләми, медпункт юк. Хәтта татарның Ломоносовы саналган Каюм Насыйриның музее да юк. Хәзер һәр авыл үзенең бөекләрен тарихка кертеп калдырырга тырыша: музее ук булмаса да, мәктәптәме, китапханә, мәдәният йортында бер бүлмәдәме күренекле якташларының кадерле әйберләрен, киләчәк буынга җиткерү өчен, кадерләп саклый. Бу яктан Каюм Насыйри белән бәйле ядкарьләрнең Олы Ачасырга алып кителүе шырданлыларның гына түгел, районда тиешле оешмаларның да зур хатасы булды. Хәзер инде, кем әйткәндәй, үткән эшкә - салават. Ачасырлылар Каюм баба белән горурланып, аның мирасын бөтен дөньяга күрсәтеп матур гына эшләп яталар. Ә шырданлыларга мондый перспектива ачылып кына килә әле.

Моннан өч ел элек Кече Шырданга районда иң сыйфатлы юл салыну белән авыл перспективалы авыллар ягына борылды, минемчә.

- Авылга кайтырга теләүчеләр бар, яңа йортлар калкып чыга, шушы авылда үз эшен ачарга теләүчеләр дә юк түгел, - ди авылда яшәүче Ринат Миңнуллин. - Районның туристик маршрутына беренчеләрдән булып кертелергә хаклы авыл. Бу юнәлештә авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов эшмәкәр, туган авылын кайгыртып, җан атып торучы Асия Гобәйдуллина белән хезмәттәшлек итеп, авылны үстерү юнәлешләрен барлап чык­ты. Планнар тормышка ашса, авылыбыз районның күренекле урыны булырга тиеш.

Чыннан да, районның тау ягы өлешендә туристларны җәлеп итәрлек кызыктырырлык урыннар күп. Иң беренчесе - бөек Насыйри туган авыл. Җәйге ялларында, ә ул җәй көннәрен авылда уздырган, казыган коесы исән, аның финанс ярдәме белән төзелгән мәдрәсә бинасы ремонт көтеп кенә җиргә иңә башлаган. Авылдашлар сөйләве буенча Казан бае төзеткән мәктәп бинасында XIХ-XX гасырда авыл халкының көнкүрешен чагылдырган экспонатлар, меңнән артык китап тузан җыеп ята. Боларның барысын берләштереп, комплекс ясап, районның турис­тик маршрутына кертергә бик мөмкин. Тик моның өчен авыл эчендә юлларның төзеклеге, шушы материалны туплап халыкка җиткерә алучы кешеләр генә кирәк. Әнә Олы Ачасыр музеена чит илләрдән дә туристлар өзелми. Миңа калса, Каюм бабаның нигезендә дога кылып, коесыннан шифалы суны татып, истәлегенә куелган таш сынга баш иеп китүчеләр, данлык­лы Шырдан катыгын авыз итәргә теләүчеләр күп булыр. Үткәнен кадерләгән халык кына хөрмәтле булыр, дигәннәре хак бит.

Каюм Насыйрины якташлары зурлый

14 февральдә бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел тула.

Шул уңайдан туган авылы Кече Шырданда авылдашлар данлы якташлары хөрмәтенә юбилей кичәсе уздыралар. Башта Каюм бабаның рухына багышлап Коръән мәҗлесе булса, аннары, 13 сәгатьтә, авыл клубында кичә узачак.

- Авылдашларны, якташларны барысын да әлеге кичәгә чакырабыз! - ди клуб мөдире Рамил Шакиров.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: